Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Казанның 50 үзмәшгуле 100 мең сумлык грант алачак

Хәзер Казанда 29 меңнән артык үзмәшгуль теркәлгән. 

Татарстан башкаласында үзмәшгульләр өчен грантлар бәйгесенең өченче этап җиңүчеләрен билгеләделәр. 50 эшкуар җиһаз яңартуга, чимал алуга һәм реклама яки укулар өчен түләргә акча алачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә. 
Шәһәр башкарма комитетының икътисади үсеш комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов фикеренчә, катнашучылар портфолиосы бик сыйфатлы итеп ясалган, һәр эштә иҗади якын килү сизелә. 
Үзмәшгульләргә ярдәм күрсәтү йөзеннән, Казан бюджетыннан 4,9 миллион сум бүлеп бирелгән. Беренче бәйгедә 79 үзмәшгуль казанлыга 7,5 миллион сумлык грант тапшырылган. 
Бүгенге көндә Казанда 29 меңнән артык үзмәшгуль теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев