Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Казанның «Ак Барс» капитаны улы белән бер командада уйнарга хыяллана

Данис Зариповның улы Канададан кайткан һәм Яшьләр хоккей лигасында «Ирбис» командасы өчен уйный.

Казанның «Ак Барс» капитаны Данис Зарипов улы Артур белән бер командада уйнарга хыяллана. Ул Канададан кайткан һәм Яшьләр хоккей лигасында «Ирбис» командасы өчен уйный.
«Мин династияләргә бик яхшы карыйм һәм Артур аны дәвам итсә, бик шат булачакмын, әгәр дә профессиональ командада бергә бер уенда уйнарга өлгерсәк, тагын да ныграк шатланачакмын», — дип билгеләп үтте хоккейчы.
Данис Зарипов үзенең уены булмаса, һәрвакыт улы катнашындагы матчларны карап баруын сөйләде.
Казанның «Ак Барс» хоккей клубы һөҗүмчесе Данис Зарипов белән әңгәмә бүген, 5 декабрьдә «События» сайтында чыгачак. Видеоверсияне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының YouTube каналында да күрергә мөмкин булачак.
Әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар «Татарстан 24» телеканалында бүген 18 сәгать 30 минутта, якшәмбе көнне 13 сәгать 30 минутта карый алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев