Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Казанские ведомости» махсус видеопроект башлап җибәрде

«Снег Медиа» проектында гади кешеләр турында гадел видеотарихлар тәкъдим ителә. 

Проектның авторлары бу тарихларны махсус күзаллау белән бирергә тырыша. 

«Безнең видеотарихларның берсендә күрмәүче кыз төп герой булды. Кызның сукырларны йөртүче эте бар. Бу эт аның өчен ышанычлы дус та, яңалыкны белергә, күрергә өйрәтүче иптәш тә. Кешеләр аның кебек сукырларны күрми яшәргә өйрәнгән. Кыз аларга игътибар итүебезне сорады. Кешеләр, моңа кадәр күрмичә йөргән кешеләрне күрсеннәр, аларга игътибар итсеннәр иде. Һәм минем уйлавымча, безнең проект нәкъ менә шул фикерне җиткерергә тырыша. Без моңа күп көч куябыз», — дип сөйли видеопроект авторы Равил Мукменов. 

Проект геройлары турындагы роликларны «Снег Медиа» телеграм-каналында һәм «ВКонтакте» төркемендә күрергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев