Кечкенә шахматчының зур уңышлары
Тарихы ерак гасырларга тоташкан шахмат уены бүгенге компьютер, гаджетлар дөньясында да популярлыгын югалтмый. Әлеге уенның иң төп әһәмияте – кешенең интеллектуаль сәләтен үстерергә ярдәм итүдә.
Сүзебез бүген, Данил Шәйдуллин турында. Ул, 2014 елның 23 октябрендә дөньяга килгән. Кечкенәдән үк төрле уеннар белән кызыксына. Өч яшендә зурлар өчен булган пазлларны бик оста җыя. Рәсемле китаптагы текстларны истә калдырып, яттан сөйли.
Беренче сыйныфта укыганда гимназиядә шахмат дәресләренә бик яратып йөри (җитәкчесе Кәбиров Р. К.). Менә шул вакыттан Данил бу уен белән чынлап торып кызыксына башлый. Ел дәвамында аның кагыйдәләрен өйрәнә, асылына төшенә. Кызганыч, Данил 2 сыйныфка килгәндә түгәрәк җитәкчесе лаеклы ялга киткән була. Малайның шахмат уйнау теләге зур булганлыктан, әти-әнисе бу сәләтне алга таба үстерү мөмкинлеген эзли. Менә шул вакытта Данил Вәлиханов Илнар Рафис улы җитәкләгән шахмат түгәрәгендә шөгыльләнә башлый. Башта ул урта группага йөри, күп тә үтми тренеры аны зурлар төркеменә күчерә. Тырышлыгы аркасында Данил яшьтәшләрен бик тиз куып тота. Тора бара ул махсус сайтта теркәлә, анда турнирларда катнаша, биремнәр үти. Җитәкчесе исә аңа киңәшләре белән булыша, һәрбер узган турнирга нәтиҗә ясый. Хаталарын төзәтү өстендә эшли. Шахмат түгәрәге җитәкчесе Илнар Рафис улы — үз эшенең остасы. Балалар өчен вакытын да, көчен дә кызганмый. Көннең кайсы вакыты булуга карамастан, бөтен сорауларына да җавап бирә.
Данил төрле шәһәрләрдә узган шахмат турнирларында бик еш катнаша, Чаллы, Минзәлә, Зәй, Актанышта уза торган ярышларга бик теләп йөри. Җиңүче, призер грамоталары, кубоклары бар. Бүгенге көндә ул рейтинглары исәпкә алына торган 25 турнирда катнашты инде.
Хәзерге вакытта Данил Алабуга шәһренең "1 нче гимназия — Милли белем бирү үзәге"нең 3А сыйныфында укый. Дәресләрне бик ярата, укытучының һәрбер сүзен игьтибар белән тыңлый, истә калдыра. Укытучылар да, сыйныфташлары да аның уңышларына сөенәбез, аның белән горурланабыз. Ул бик ярдәмчел. Сыйныфташларын шахмат уйнау серләренә өйрәтә, мастер-класслар үткәрә. Аның белән шахмат уйнау — үзе бер шахмат дәресе.
Шахмат уены — тормышның үзе шикелле. Фигураларны сакларга, якларга, осталыгыңны һәрдаим арттырырга, үсәргә, алга барырга кирәк. Данилның 2025 елга өметләре зур. Без аңа уңышлар телибез!
Алсу МӨБӘРӘКҖАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев