Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Кешеләр үзләре дә чәчәкләргә охшаган: һәммәсе дә төрле, әмма һәркайсы үзенчә матур»

Бакча чәчәккә күмелсен дисәң, иртә яздан аларны яхшылап кайгыртырга кирәк. Бу язмам чәчәкләр белән мавыгучы Рамилә ханым турында.

Гөлләрне яратмаган, аларга мөкиббән булмаган хатын-кыз юктыр, мөгаен. Бер генә бәйрәм дә чәчәксез узмый бит. Хатын-кыз чәчәк бәйләмнәрен бигрәк тә ярата. Чәчәк үстерү — күп көч һәм сабырлык сорый торган хезмәт. Һәр чәчәк нәрсәнедер аңлата.

Әлеге язмамда сезне чәчәкләр, гөлләр үстерү серләрен белүче Рамилә Хаҗиева белән таныштырасым килә. Нинди генә гөлләр һәм чәчәкләр үсми анын бакчасында! Искиткеч! Әйтерсең лә, ул узе дә — чәчәкләр патшасы.
Һәр гөлгә, чәчәккә нәрсә кирәген белә. Сабый баланы карагандай, һәрберен тәрбияли.

Рамилә ханымның өендә дә гөлләр шактый. Җәй житүгә, ул гөлбакчасында эшли. Аның хезмәтенә сокланмаган кеше юк, хәтта фотосессия ясарга да сорап киләләр. Килгән кунакларны ачык йөз белән каршы ала, чәчәкләре турында иренмичә сөйли. Аны тыңлавы — үзе бер рәхәт.

— Җаным-тәнем белән яратып үстерәм. Чәчәкләр кешенең күңел хәләтен белә. Алар белән сөйләшергә, аларны яратып карарга кирәк. Кешеләр үзләре дә чәчәкләргә охшаган: һәммәсе дә төрле, әмма һәркайсы үзенчә матур, — ди Рамилә ханым.

Чәчәкләр кыйммәтлерәк, матуррак булган саен, үзләренә карата игьтибарны да күбрәк сорый икән. 

— Кайберләре бик күзгә дә ташланмыйлар, ләкин якынрак килеп карасаң, матурлыгына хәйран каласың. Алар шундый нәфис, хуш исле, аларда булган төсләрне буяулар белән ясавы авыр. Менә шундый чәчәкләргә бигрәк тә сокланам. Тормышта да шундый кешеләрне яратам, — ди ул.

Гөлләр карау күңел өчен булса, һөнәре — укытучы. 1989 елдан бирле мәктәптә математика дәресләрен алып бара ул. Кечкенәдән математика фәнен яратып укыган. 

— Әтием бик акыллы иде, мәсьәләләр чишү осталыгы зур булды. Укытучыларымны нык хөрмәт итәм: Илгизә апа, Венера апа, Мәсгудә апаларга миңа биргән белемнәре өчен нык рәхмәтлемен. Укытучыны яраткангамы, фәнне үз иткәнгәме, математиканы сайлап, шул юл буенча киттем. Эштән арып кайткач, шушы гөлләрем миңа көч бирә, мин алар янында ял итәм, — дип елмая Рамилә ханым.


Равия УСМАНОВА
ФОТО: Рамилә Хаҗиеваның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев