КФУ метеорологы язның иртә килмәячәген әйтте
Метеорологлар чын язның килүе дип уртача тәүлеклек температура «нуль» градустан «плюс» ягына күчкән чорны саный.
Фаразлар буенча, быел март салкын булачак. Ай дәвамында явым-төшем нормасы үтәлер дип көтелә. Бу хакта КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
«Март — күчеш ае, контрастлар ае, бу айда һава торышы бик үзгәрүчән. Календарь буенча яз башланса да, март кыш ае булып санала. Мартта айлык уртача температура -3..-4,5 градус тәшкил итә. Россия Гидрометеорология фаразлары буенча, бу ай салкын булачак. Явым-төшем нормада була», — диде ул.
Метеорологлар чын язның килүе дип уртача тәүлеклек температура «нуль» градустан «плюс» ягына күчкән чорны саный. Татарстанда бу гадәттә 30 марттан 3 апрельгә кадәр була. Астрономик яз 21-23 мартта, язгы көн белән төн тигезләшкәндә башлана. Безнең якларда тотрыклы кар катламы гадәттә 10-11 апрельдә эри. Юрий Переведенцев мәгълүматлары буенча, быел яз иртә килмәячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев