Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

КФУның Алабуга институты ветераны, профессор Анатолий Разживин сан алу чарасының мөһимлеге турында

Бөтенроссия халык санын алу 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр дәвам итә.

— Анатолий Ильич, Сезнең карашка, халык санын алуда катнашу ни өчен әһәмиятле?
— Петр заманыннан алып (XVIII гасыр башы), халык санын алуларның барысының да мәгънәсе илдә яшәүчеләрнең санын анык исәпләү, бу финанслар системасы тотрыклы булсынга һәм тулысынча дәүләт белән идарә итү өчен кирәк. Мондый статистикадан башка дәүләтнең иҗтимагый-икътисади планлаштыруы мөмкин түгел, шуңа да халык санын алуда катнашуыбызны безнең гражданлык бурычыбыз дип карарга тиешбез. 
— Сез сан алуларда күп мәртәбәләр катнашкансыз. Беренче тапкыр катнашуыгыз истә калдымы?
— Беренчесе, 1959 елда узганы, истә түгел, мин ул вакытта әле бала гына, йорт хуҗалыгына кертеп санаганнар. Ә менә 1970 елгы сан алу өлешчә хәтеремдә калган. Институтның икенче курс студенты буларак, сан алу битенең һәр соравына мин инде үзем җавап бирдем. Хәзерге кебек үк, бөтен әйткәнне дә язып алдылар. Сан алучы бернинди документлар да таләп итмәде. Сораулар алай ук күп түгел иде. Бөтен халык 11 сорауга җавап бирә иде, ә өстәмә 7сенә — даими яшәүчеләрнең дүртенче өлеше. Яшьләр, җенестән, яшьтән кала, уку йортының төрен күрсәтергә тиешлеге истә калган, туган тел һәм СССР халыкларының башка телләрен белү-белмәү турында сорыйлар иде, халык миграциясе исәпкә алынды (кайда туган, сан алу вакытына кайда яши).
Хәзерге биттә 33 сорау, алар безнең ил халкы турында тулы мәгълүмат бирә: күпме без, кем без, халыкның кайсы төренә керәбез, эшләүчеләр күпме, укучылар күпме, пенсионерлар күпме, ир-атлар, хатын-кызлар, балалар күпме, шәһәр кешеләре күпме, авылда яшәүчеләр күпме. Ничек яшәвебез турында сораулар мөһим: керем чыганагы, торагыбыз нинди, аның мәйданы, торагыбызның уңайлылык дәрәҗәсе. Үзбилгеләнешебез хакында сораулар да мөһим: илдә күпме милләт бар, аларның яшәү урыны, күчеше, гамәлдәге телләр.
— Анатолий Ильич, Сез сан алуны кайсы ысул белән үттегез?
— «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша уздым. Бу бик уңайлы, тиз һәм катлаулы түгел. Шундый альтернативаның булуы искиткеч: беренчедән, сан алучының хезмәтен җиңеләйтәсең, икенчедән, анкетага җавапларны үзең кертеп, синең мәгълүматны бозмасларына ышанасың. Ике кешедән торган гаиләм турында мәгълүмат тутыру өчен 15 минут вакыт кирәк булды, статистикадан QR-кодлы җавап бер сәгать дәвамында килде. Хәзер халыкның күбесе «Дәүләт хезмәтләре» порталына тоташкан, һәм мин бар кешегә дә сан алуны шул ысул белән узарга киңәш итәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев