Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Халык артисты авыр хәлдә 

85 яшьлек Леонид Куравлевка пневмония диагнозы куелган.

«Иван Васильевич меняет профессию» һәм «Афоня» фильмнарының герое, РСФСРның халык артисты Леонид Куравлев хастаханәдә авыр хәлдә ята. Аны 5 гыйнварда «Идиллия» шифаханәсеннән югары температура белән алып киткәннәр. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте, дип яза Татар-информ.

Табиблар 85 яшьлек актерга пневмония диагнозы куйган. Аны Коммунаркадагы хастаханәгә илткәннәр, артистта коронавирус булуы ачыкланган.

РЕН ТВ белешмәсе буенча, 9 гыйнвардагы тест ковидка тискәре нәтиҗә күрсәткән.

Хәзерге вакытта Куравлев авыр хәлдә ята, диелә.

Фото: видеодан скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев