Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Кибеттә – шау чәчәктә, ә өйдә...

Кибет гөлләрен үстерәбез.

Нинди дә булса бәйрәм уңаеннан хезмәттәшегез яки якыннарыгыз шау чәчәккә күмелеп утырган чүлмәкле гөл бүләк иттеме? Хәер, нинди дә булса супер, гипермаркетта йөргәндә, кызыгып китеп, мондый матурлыкны үзебезнең дә сатып алган очраклар аз түгел. Тик, ни кызганыч, кибеттә тирә-якка гүзәллек сирпеп утырган гөлкәйләрнең өйләребездә үсеп китү очраклары бармак белән генә санарлык. Бу затлы чәчкәләр өйдә нишләп бик тиз корый соң?

Югалту. Чит ил җитештерүчеләренең безгә чүлмәктәге гөлләрне озак сулмый торган чәчәк бәйләме сыйфатында сатуга җибәреп торулары сер түгел. Әмма корыган бәйләмне әллә ни борчылмыйча гына чүплеккә озатсак, чүлмәктәге гөлнең сулуын ниндидер бер югалту кебек кабул итәбез. Нечкә күңелле хуҗабикәләребез бигрәк тә авыр кичерә моны. Сулу билгеләре беленә башлауга ук үсемлекне тукландыру, күп итеп су сибү, күчереп утырту омтылышлары күпме була югыйсә!

Допинг. Эш шунда: питомник һәм оранжереяләрдә тизрәк чәчәккә бөреләндерү өчен гөлләргә махсус препаратлар сибеп торалар. Нәтиҗәдә шау чәчәкле кечкенә генә куакчыклар пәйда була. Әмма бу матдәләр, теләсә кайсы допинг кебек, үсемлекләрне, «каннарын» суырып, хәлдән «тайдыра».

Өйгә алып кайткач, кызганмыйча, барлык чәчәкләрен һәм бөреләрен өзеп, гөлне берәр атнага караңгырак, салкынча урынга куеп торырга кирәк. Туфрагы кипшерсә, су сибәргә (әмма күп итеп түгел: суны чүлмәк тәлинкәсенә генә салып тору әйбәт), яфракларында гөмбәчек авырулары, корткычлар пәйда булу-булмавын күзәтеп торырга. Тик тукландыру максатыннан һич кенә дә теге яки бу препарат кулланырга ярамый! «Юл аягына» сибелгән ашлама бөртекләре гөл туфрагында болай да бик озак сакланачак әле.

Күчерергә ашыкма. Туфрагына да кыскача гына тукталып үтик. Кибеттән сатып алынган гөл чүлмәкләрендә без белә торган туфракның әсәре дә юк. Гадәттә торф нигезендәге ниндидер бер җиңел катнашма бу. Шуңа күрә белгечләрнең кайберләре, сатып алгач ук, үсемлекне әйбәт туфракка күчереп утыртырга (катнашманы тамырларыннан коеп төшереп) киңәш итә. Әмма бу эштә ашыкмавың хәерле. Чөнки юлдан соң үсемлек стресс кичерә бит әле. Чүлмәктәге этикетканы ташламагыз. Экзотик үсемлекләрнең исемнәре матур, әмма катлаулы — тиз генә отып калып булмый.

Таләпләре — төрлечә. Яктылык, температура, дымлылыкка карата һәр үсемлекнең үз таләбе. Әйтик, зур кибеттә башта салкынча залдан, аннан соң җылырак урыннан гөлләр сатып алдыгыз да, өегезгә алып кайткач, шуларны янәшә куйдыгыз ди. Ярый ла икесе дә талымсыз булса... Үсемлекләр аңышканчы, чәчәк үстерү турында китапларга күз салыгыз. Сатып алганчы ук үсемлекләрнең үзенчәлекләре турында белешсәгез, тагы да әйбәт.

Белеп торыгыз. Күзегезгә ни чалынса, шуны сатып алмагыз. Иң элек тәҗрибәгезгә таянып эш итегез. Чит ил «гүзәлләрен» язның соңгы ае — майда һәм җәен сатып алырга тырышыгыз. Үсемлекләргә үсеп китү һәм аларны саклау өчен иң уңайлы чор бу. Чәчәк атмый торган драцена, пальма, фикус һәм шеффлер гөлләрен үстерүе җиңелрәк икәнен дә истән чыгармагыз.

ФОТО: freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев