Киләсе атнада Татарстанда 0 градуска кадәр җылыта
Республикада кар явачак һәм буран чыгачак.
Татарстанда һава температурасы акрынлап күтәрелүен дәвам итә — аномаль салкыннар Уралга күченде. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
16 декабрьдә, шимбә көнне, һава торышы үзгәрә. Республикада кар явачак һәм буран чыгачак. Һава температурасы төнге сәгатьләрдә −11..-16 градус, көндез −6..-11 градус тәшкил итәчәк. Синоптиклар бозлавык һәм кар көртләре хакында кисәтә.
Якшәмбе көнне бераз кар көтелә, төнлә термометрның терекөмеш баганасы −12..-17 градус, көндез −12 градусны күрсәтәчәк.
Якынча мәгълүматлар буенча, киләсе атна башында кар һәм буран көтелә. Һава температурасы күтәрелүен дәвам итә: 18 декабрьдә −4..-9 градус, 19 декабрьдә 0..-5 градус булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев