Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ЙОЛДЫЗНАМӘ

Киләсе атнага йолдызнамә

Бу атнада йолдызлар Кыслаларга үзгәрешләр вәгъдә итә, ә Кызларны бүләк көтә.

КУЧКАР (21.03-21.04)

Романтик мөнәсәбәтләр, яңа танышлар табу өчен яхшы вакыт. Тәвәккәл һәм үз сүзегездә тора белсәгез, теләсә нинди биеклекне яулый алачаксыз.

 

ҮГЕЗБОЗАУ (22.04-22.05)

Мәхәббәт өлкәсендә активлык күрсәтү, күзең төшеп йөргән кешегә йөрәк хисләрен аңлату вакыты җитте.

 

ИГЕЗӘКЛӘР (23.05-21.06)

Мөнәсәбәтләрдә рухи гармониягә ирешү өчен бергәләп ял итү файдалы. Тынычланыгыз һәм бер-берегезне аңларга өйрәнегез.

 

КЫСЛА (22.06-21.07)

Тормышка үзгәреш кертергә тырышырга кирәк. Тышкы кыяфәтегезне үзгәртү турында да уйланырга мөмкин. Бу уңай үзгәрешләр вакыты.

 

АРЫСЛАН (22.07-21.08)

Партнерыгыз тәнкыйть сүзләре әйтсә, үпкәләмәгез. Гомумән, бу атна йөрәк хисләре өчен бик үк кулай вакыт түгел.

 

КЫЗ (22.08-22.09)

Мәхәббәт өлкәсендә бар да яхшы. Көтелмәгән җирдән бүләк алачаксыз. Эштә дә тәртип, мөһим килешүләргә кул кую көтелә.

 

ҮЛЧӘҮ (23.09-25.10)

Атна бик үк гади генә узмый. Яңа мәхәббәт эзләү өчен яхшы вакыт түгел. Булганнарының кадерен белегез. Керем бирми торган эшләрдән баш тартыгыз.

 

ЧАЯН (26.10-23.11)

Яраткан кешегез белән ике арада аңлашылмаучанлык килеп чыгарга мөмкин. Юл куярга тырышыгыз.

 

УКЧЫ (24.11-21.12)

Гаиләдә көнкүреш мәсьәлә буенча каршылыклар туу куркынычы бар. Иң яхшысы – барлык тәкъдимнәр белән килешү.

 

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-19.01)

Йөрәк хисләрен яшермәгез, бергә булу мөмкинлегеннән ваз кичәргә әле иртә. Эштә мөмкинлекләреңне күрсәтү җае чыгар.

 

СУКОЯР (20.01-18.02)

Алдагы атнадан күпне өмет итмәгез. Барысы да элек салынган эздән бара. Әти-әниегезнең хәлен белергә вакыт табыгыз.

 

БАЛЫК (19.02-20.03)

Яңа танышлар табу, аралашулар өчен уңайлы вакыт. Дустанә мөнәсәбәтләрнең зур хис булып үсеп җитү мөмкинлеге бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев