Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Киләсе ел башында Татарстанда 0 градуска кадәр җылытачак

Иртәгә республикада урыны белән һава температурасы −25 градуска кадәр төшәргә мөмкин.

Бу атнаның беренче яртысы Татарстанда салкын һәм карлы була, ә Яңа елда республикада сизелерлек җылыта.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә төнлә республикада −21 градуска кадәр салкын, болытлы һава торышы һәм кар көтелә.

29 декабрьдә антициклон йогынтысында явым-төшем ихтималы азая. Төнлә −17..-22 градуска кадәр салкынайта, ә урыны белән терекөмеш баганасы −25 градуска кадәр төшә. Көндез һава температурасы −17..-22 градус булуы көтелә.

Пәнҗешәмбе, 30 декабрьдә, Татарстанга җылы атмосфера фронты якыная, ул кар алып киләчәк. Көндез һава температурасы −8..-13 градус була. Ә төнлә −14..-19 градус, урыны белән −25 градус булуы көтелә, дип яза Татар-информ.

«2021 елның 31 декабрендә һәм 2022 елның 1 гыйнварында безнең төбәктә салкынча һава торышы көтелә, бераз кар яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы −7...-13 градус, ә көндез 31 декабрьдә −5..-10 градус, 1 гыйнварда −0..-6 градус», диелгән синоптикларның якынча фразларында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев