Киләсе елда алабугалылар 4 ай ял итәчәк
2015 елда Татарстан халкы 122 көн ял итәчәк, ә бу якынча 4 ай.
Трның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы 2015 елга производство календаре булдырган. Календарьдә 2 ял көне булган 5 көнлек эш атнасы өчен эш һәм ял көннәре саны китерелгән.
Татарстан Республикасында ял көне булган бәйрәм көннәре:
1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 январь - Яңа ел каникуллары;
7 январь - Раштуа бәйрәме;
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне;
8 март - Халыкара хатын-кызлар көне;
1 май - Яз һәм хезмәт бәйрәме;
9 май - Җиңү бәйрәме;
12 июнь - Россия көне;
30 август - Татарстан Республикасы көне;
4 ноябрь - Халыкара бердәмлек көне;
6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне;
17 июль - Ураза-бәйрәм;
24 сентябрь - Корбан-бәйрәм.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "2015 елда ял көннәрен күчерү турында"гы карары нигезендә ял һәм ял көннәре булган бәйрәм көннәрен рациональ файдалану максатын күздә тотып, 2015 елда түбәндәге ял көннәре күчерелә:
3 январь (шимбә) 9 январьга (җомга);
4 январь (якшәмбе) 4 майга (дүшәмбе)
Нәтиҗәдә, Татарстан Республикасында 2015 елда ике ялы булган 5 көнлек эш атнасы булганнар өчен эш көннәре 243 көн тәшкил итәчәк, шул исәптән бер сәгатькә кыскартылган 8 эш көне (30 апрель, 8 май, 11 июнь, 16 июль, 23 сентябрь,3 ноябрь,5 ноябрь,31 декабрь), ә ял көннәре саны 122 көнгә җитәчәк, шул исәптән 18 ял көне булган бәйрәм көннәре һәм тагын өстәмә 5 ял көне (9 январь, 9 март, 4 май, 11 май һәм 31 август - 3 һәм 4 январьдә, 8 мартта, 9 майда һәм 30 августта ял көне булган бәйрәм көннәренең шимбә һәм якшәмбегә туры килү сәбәпле).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев