Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Киләсе елда ипи белән май бәясе артачак

Бәяләрнең чама белән 2 процентка үсүе күздә тотыла.

Россиядә киләсе елның февралендә икмәк һәм сыек май бәясе арту көтелә. Бу хакта «Известия» Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы документына таянып яза.

Бәяләрнең чама белән 2 процентка үсүе күздә тотыла. Он бәясе ноябрьдәге белән чагыштырганда 2,9 процентка артып, бер тоннасы өчен 24,6 мең сумга җитәргә мөмкин. Бодай оныннан пешерелгән икмәк, 2,1 процентка кыйммәтләнеп, 43 сум булачак.

26 гыйнварга кибеттә сыекмай бәясе 2,2 процентка үсеп, бер килосы 137,4 сумга җитәчәк.

Сүз уңаеннан, Россиядә 1 декабрьдән шоколад-кәнфит бәяләре арткан.

Чыганак 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев