Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Китап» радиосы автомарафоны 25 октябрьдә Алабугага киләчәк

Теләге булган һәркем сәгать 13.00дә Алабуга шәһәрлегенә килә ала.

«Китап» радиосы Казан-Уфа-Казан маршруты буенча «Мин матурлык эзләп йөрим...» дип исемләнгән автомарафон уздыра.

Автомарафонның төп максаты — татар һәм башкорт халыкларын берләштерүче җыр һәм әдәбиятны пропагандалау.

«Китап» радиосы атрибутикасы белән бизәкләнгән яшел автобус Алабугага да киләчәк. Автобус туктап, чарада катнашучылар 20-30 минутлык чыгышлар ясаячак. Теләге булган һәркем сәгать 13.00дә Алабуга шәһәрлегенә килә ала. 

Чыгышлар вакытында «Китап» радиосы алып баручысы, «Китап» радиосының башкарма продюсеры Лилия Кадыйрова Роберт Миңнуллин, Әнгам Атнабаев, Эльмира Җәлилова һәм башка күренекле шагыйрьләрнең шигырьләрен укыячак. 

Ильяс Мингазов җитәкчелегендәге «MINGAZOV» кавер төркеме һәрбер татарга, һәрбер башкортка яшьтән таныш булган җырларны башкарачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев