Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Әкълимә (хикәянең дәвамы)

Гүзәл Әдһәмнең «Әкълимә» хикәясен укырга тәкъдим итәбез.

«Хәзер ул миннән су сорар... Үзе салкын чишмә суын йотар, ә күзләрен миңа төбәр... Эчеп туйгач, рәхмәт әйтер, исемемне сорар...»
Әкълимә караган киноларда гашыйклар шулай таныша иде.
Егет ап-ак тешләрен күрсәтеп елмайды:
— Көянтә-чиләк күтәреп тә, ничек шулай матур атлап була? — дип, соклануын белдерде.
Кыз мондый сорау көтмәгән иде. Аптырап калды. Хәзерге чагы булса: «Сине күргәч ялгыштырам атлап йөрүләремне», — дип җавабын да биргән булыр иде.
Кая ул?! Аларның күзләре бер мизгелгә генә очрашты. Битләренең кызыша баруын тоеп, тизрәк үтеп китәргә ашыкты шул. Таныш түгел егетнең карашын һәр күзәнәге белән тоеп, никадәр матуррак атларга тырышса да, аякларының егәре беткән: менә-менә егылып, хур булыр кебек тоелды аңа. Егылмады... Күркәм атлап үтте...
Үтүен үтте... Тик кыз элекке Әкълимә түгел иде инде.
Ул — гашыйк булды...
***
Кем ул? Май бәйрәменә ялга кайткан берәр кунак егетме? Әллә?.. Кем булса да — барыбер! Ак күлмәкле егетнең тигез тешләрен балкытып елмаюы күз алдыннан китмәде кызның. 
Ул, ашкынып, кичне көтте. «Кич клубта булмый калмас! Булыр! Күрермен! Бәлки танышырмын да!» — диде өмет тулы күңел. 
Иң матур күлмәген киеп, авылның иң чибәр кызы булып күренергә теләве көчәйгәннән-көчәя барды. Ул шундый булырга тиеш: кунак егет аны, бары тик аны гына күрсен, аны гына сайласын!
Күлмәкләре күп иде Әкълимәнең. Әнисеннән калган иске «Зингер» машинасын «келтердәтеп», аларны кыз үзе текте. Гади генә арзанлы тукыманы да затлы ханымнар да көнләшерлек матур күлмәккә әверелдерү сәләте бар иде аның.
Кичен клубта, кунаклар күп булса да, егет күренмәде. «Менә керер, менә керер», — дип, күзен ишектән алмады Әкълимә. Бәйрәм концерты да инде тәмамланып килә. Кыз, нәүмизләнеп, сәхнә ягына бөтенләй карамый башлады.
— Ә хәзер практикага килгән агроном егет Сәлим Рәхимовны сәхнәгә чакырабыз. Ул безгә өр-яңа җыр башкарачак. «Әкълимә!»
Кыз кисәк башын күтәрде. Бер мизгел сулыш алалмый, тыны буылып торды.
Бу — «ул» иде!
Сәхнәдән моң агылды...
...Син минем ягыма карамыйсың да,
Син минем турыда уйламыйсың да.
Карама, уйлама, эндәшмә, Әкълимә,
Син генә минем уемда!
Йөрәгем җылынып китә,
Елмаеп карасаң үземә.
Карама, уйлама, эндәшмә, Әкълимә,
Син генә минем уемда!
Кыз теләгенә иреште — Сәлим нәкъ менә аны сайлады.
***
...Егетнең дүрт айлык практикасы дүрт көн кебек үтте дә китте.
Андый бәхетле көннәрне тагын кайчан кичерде икән Әкълимә? Башка булмады да кебек... Ник булмасын! Булды бит! Игезәк уллары Азат белән Алмаз тугач, шулай канатланган иде ул. Тик ансы инде соңыннан. Шактый еллар үткәч...
Ә ул чакта... Ул чакта кыз күккә менде!... Болытларга басып, кояш нурлары белән уралып, вальс әйләнде! Күңелендәге тыелгысыз дәртне, шифалы наз итеп, тирә-юньгә таратты.
Сәлим турында әтисе белән бервакытта да сөйләшмәде алар. Тик кыз бөтен җаны-тәне белән тойды: Хәмит карт та егетне ошата иде.
Бакча артындагы шомырт куагы Әкълимәнең иң яраткан урынына әверелде. Кайчандыр әнисе утырткан ике шомырт, ботаклары белән сарылышып үскән дә, бер куакка әверелгән иде. Ботаклар астына гаҗәеп «куыш» яшеренгән. һәр ягы — ямь-яшел, "түшәм"еннән кара тәлгәшләр "тама", ә "идән"гә яшел үлән түшәлгән. 
Бу серле «куыш» турында берәү дә белми дип йөри иде алар. Бервакыт «куыш» уртасында өр-яңа тәбәнәк утыргыч күргәч, икесе дә аптырап калды. Каян килгән? Кем ясаган? Җыйнак кына ике кешелек утыргыч... Әтисе! Бары тик ул гына! Тышкы яктан кырыс күренгән Хәмит карт кына шулай эшли ала!
...Көзге яңгырлар башланганда, утыргыч бушап калды. Сәлим, практикасын тәмамлап, Казанга китеп барды. Янәшәдә үзе булмаса да, сөю тулы хатлары Әкълимәгә күңелсезләнергә ирек бирмәде. Магнитофон тасмасыннан җыры агылды егетнең:
...Карама, уйлама, эндәшмә, Әкълимә,
Син генә минем уемда...
Әтисе өйдә чакта магнитофон «ял итсә» дә, ул чыгып китүгә, Сәлим тавышы, бүлмәгә генә сыймыйча, ишек алдына да хуҗа була. Хәмит карт, серле елмаеп, абзар тирәсендә озаграк тоткарланырга тырыша.
...Карама, уйлама, эндәшмә, Әкълимә,
Син генә минем уемда...
***
...Әнә шулай кыш та үтте.
Тагын җәй җитте. Сәлим, зәңгәр тышлы дипломын тотып, шатлык уртаклашырга кайтканда, шомыртлар шау чәчәктә иде. Чәчәк исеннән, шатлыктан исергән кызны айнытырлык хәбәрен дә җиткерде ул:
— Бер атнадан армиягә китәм...
Кыз телсез калды. Күзләр — яшьләнде, йөрәк — сулкылдады.
— Елама... Бер генә ел бит... Бер генә...
Үзе кызны юата, ә үзенең күзләре шундый моңсу!
— Әкълимә, син мине көтмәссең кебек... Эзләрмен, эзләрмен дә, сине табалмам кебек сизенә күңел...
Кыз үпкәләде.
— Юләр, авызыңнан җил алсын! Татар юрап китерә, диләр...
— Әйдә, бернинди юрауларга да юл куймыйк. Бүген үк бергә булыйк, Әкълимә!
— Ничек — бергә?
— Менә шулай — минеке бул! Әни, барыбер, ялгыз яши... Мин сине аның янына алып кайтам. Бергәләп мине көтәрсез...
Әкълимә, кулларындагы ап-ак шомырт ботагына карап, сүзсез калды. Әллә ничек шунда! Кияүгә сорау шулай була микәнни? Ни шатлана алмый, ни көлә...
Сәлим көчле куллары белән кызны үзенә тартты. Кочагы шундый җылы, ышанычлы! Яшел чирәм дә түшәктәй йомшак тоелды аңа. Егетнең назлы иреннәре күз-керфекләрен иркәләде, аннан иреннәренә ябырылды.
«Нигә шулай — тупас?» — дигән уй сызылып үтте.
Кыз аның үбүләрен зарыгып көтте, югыйсә. Ә бүген әллә нинди комсыз, әрсез иреннәр аның сулышын буа. Егетнең гәүдәсе дә, әллә ничек авыр булып, кызны кыса барды...
Әкълимә ике кулын Сәлимнең күкрәгенә терәде:
— Шомырт чәчәкләрен... Чәчәкләрне изәсең бит...
Нәни йодрыклары хуш исле чәчәк бәйләмен сытарга ирек бирмәде...
Сәлим, сүзсез генә җиргә сузылды. Йолдызларга карап, бер тын ятканнан соң, телгә килде:
— Иртәгә Зөбәйдә апаларда бераз утырып алырбыз дигән идек. Сигезләр тирәсендә... Килерсең, бит?!
— Киләм, билгеле! Кемнәр була?
— Дүрт-биш егет... Зөбәйдә апа үзе күрше авылга китәм, ди... Аулак өй була...
Кыз дәшмәде. Әллә ризалашты, әллә юк...
...Ул кичтә бөтен дөньяда шомырт чәчәгенең исерткеч хуш исе патшалык итә иде...
***
Иртәгесен Әкълимә кичне җиткерә алмый изаланды. Чыгып китәм дигәндә, әтисе юлын бүлде.
— Син — кая?
Әкълимә каушап калды. Бер дә андый сораулар бирми, кызына ышана иде бит әтисе?
— Сәлимне озату кичәсенә...
— Зөбәйдә үзе күрше авылга кызы янына китте. Нинди бәйрәм ул хуҗабикәсез?
— Әти, син Сәлимне беләсең бит! Мин дә беләм... Елдан артты ләбаса...
— Кызлардан кемнәр була?
— Егетләр генә, диде...
Авыр тынлык артык озакка сузылды...
— Рөхсәтем — юк!
Әкълимәнең ишек тоткасындагы кулы хәлсезләнеп салынып төште.
— Үз кадереңне үзең бел!
Юка иреннәр арасыннан сытылып чыккан сүзләрнең мәгънәсе кызның аңына барып җитә алмый бәргәләнде.
«Үз кадереңне үзең бел!» — диме? Таныш сүзләр... Кайда, кемнән ишетте соң? Әнисе сүзләре бит! Әнисе сүзләре!
Әкълимә ул төнне үкси-үкси юрган астында үткәрде. Әтисенә каршы дәшәргә гадәтләнмәгән иде кыз.
...Икенче көнне Сәлим, Әкълимә белән саубуллашмыйча да, авылдан китеп барган...
***
Ул ел Әкълимә өчен бик озак һәм күңелсез узды. Әтисе кыш буе урын өстендә авырып ятты. Кыз аның сәламәт йөзен күрү, көр тавышын ишетү өчен, җанын бирергә дә әзер иде. Тик Әкълимәнең үз җаны да яралы иде шул: Сәлим аңа армиядән бер хат та язмады.
...Әтисенең кырыгын үткәргәч, Әкълимә Казанга — медицина институтына имтихан бирергә китте.
Ябыгып, суырылып, әмма канатланып кайтты ул авылга. Сентябрьдә укулар башлана! Ул — врач булачак!
Кичен аның янына Зөбәйдә карчык килде.
— Сәлим кайткан иде бит... Сине сорашты... Күрешә алмадыгыз шул...
— Нәрсә диде? Язу калдырмадымы?
— Юк... «Мин аны үзем эзләп табам,», диде...
***
...Ыгы-зыгылы студент тормышы Әкълимәне үз арасына суырып алды. Ятим булуын да истә тотып, беренче көннән үк тулай торактан урын бирделәр аңа. Стипендия акчасы да җитеп барды үзенә. Әти-әнисеннән аерган яман чиргә карата ачуы шундый көчле иде кызның: гел "бишле«гә генә укыды. Авыл мәктәбен тәмамлаган кешегә рус, инглиз, латин терминнарын ятлау авырлыгын ул үзе генә белде, үзе генә аңлады.
Кышкы каникулга дип авылга кайтса, кара күмер өеме генә каршы алды кызны. Мәрхәмәтсез янгын шомырт агачын да аямаган хәтта. Зәгыйфьләнгән шомырт янында кара көйгән ике кешелек утыргыч аунап ята иде... 
Авылга кайтып керерлек башка туганы юк иде Әкълимәнең. Җәйне ул студентларның төзелеш отрядында уздырды. Кайтып керүенә бүлмәдәше сөенечле хәбәр җиткерде:
— Сине эзләп, бер егет килде. Шундый чибәр! Сәлим исемле...
— Нәрсә диде? Язу калдырмадымы?
— Юк... «Тагын килермен», диде...
Ах, ул көтүләр! «Көтү» хисенең ачы ләззәтен татымаган кеше — бу дөньяның иң-иң бәхетсезедер, мөгаен. Андый бәхете шактый мулдан булды кызның. «Әкълимә» җырын тыңлаганда, күзләрен йому гадәте дә шул чакта башланды бугай. Күзен йома да, тау башында кул изәп торган ак күлмәкле егеткә туйганчы карый.
...Син минем ягыма карамыйсың да,
Син минем турыда уйламыйсың да...
Күз яшьләре генә, битне чылатып, ияктән тама...
...Карама, уйлама, эндәшмә, Әкълимә,
Син генә минем уемда...
***
...Тагын бер ел узды. Троллейбус тәрәзәсеннән урамга карап бара иде, каршыга килгән трамвайдан... Сәлим төште! Нәкъ элеккечә! Ап-ак күлмәктән... Бөтенләй үзгәрмәгән!
Кыз үз-үзен белештермичә сикереп торды:
— Туктатыгыз! Туктат! Мин төшәм!
Пассажирлар, ризасызлык белдереп, шаулаша башлады.
— Зинһар өчен... Зинһар өчен... — дип ялынды ул.
Аңа юл бирделәр. Кыз, кысыла-кысыла, ишеккә ыргылды.
Төште... Каерылып тукталышка карады...
Сәлим трамвай ишегеннән нәрсәдер алып маташа иде. Бала коляскасы! Ул колясканы сак кына асфальтка утыртты да, баскычтан төшеп килүче җыйнак кына гәүдәле кызга кулын сузды. Бу пар, сыенышып, тратуар буйлап шактый озак барды әле. Әледән-әле коляскадагы балага назлы тавыш белән эндәшеп атлады алар. Үзләрен күзәтеп килгән Әкълимәгә алар бөтенләй игътибар итмәде.
...«Көтү» дигән ләззәтле эчемлек салынган бәллүр касә шул көнне, асфальтка төшеп, чәлпәрәмә килде...
***
Институтны тәмамлагач, кызны интернатурага калдырдылар, аннан соң ординатура узды... Хәзер ул үз каласында иң дәрәҗәле, тәҗрибәле табиб санала. Аны хөрмәт итәләр, аның белән исәпләшәләр. Игезәк уллары Азат белән Алмаз быел тугызынчы сыйныфта укый. Аз сүзле, сабыр холыклы ире Рамазанның чигә чәчләре — ап-ак... Үзе дә үзгәрде Әкълимә. Әмма гадәте калды. «Әкълимә» җырын ишетсә, күзләрен йома. Йома да, тау башында кул изәп торган ак күлмәкле егеткә туйганчы карый. Тик яшьләре генә күптән кипте инде...
...Хатирәләр, хатирәләр...
...Ул чакта Сәлим нигә хат язмады икән? Ышандырып та, нигә аны эзләп тапмады? Бу сораулар бәгырен шактый телгәләде Әкълимәнең. Теге чакта: «Чәчәкләрне изәсең!» — дип, үзе ялгыштымы әллә? Әгәр дә кыз каршы килмәгән булса? Сәлим аны барыбер ташламас иде! Сизә иде, тоя иде Әкълимә: ярата иде бит аны Сәлим! «Чәчәкләрне изәсең!» — дип, каршылык күрсәткәнгә дә «оныткач», нинди ярату була соң ул?
Аңлый алмый, юк, аңлый алмый Әкълимә. Бәлки ул чакта Сәлимне кысып-кысып кочакларга, мәхәббәт хисләренә ирек бирергә кирәк булгандыр? Күпме кызлар үз бәхетен шулай яулый түгелме соң? Ә ул: «Чәчәкләрне изәсең!» — диде шул.
***
...Театрдан чыкканда, гардеробта очрашты алар. Сәлим дә олыгайган икән, чәчләрен бәс сарган. Ул да Казанга белем күтәрергә килгән икән.
Дүртәүләп Бауман урамы буйлап киттеләр. Әкълимә, Сәрия һәм Сәлим иптәше белән... Иптәш дигәне, Руслан исемле егет, бик сүзчән булып чыкты. Анекдотларны коеп кына тора, Сәрияне култыклап алырга да өлгерде. Рәхәтләнеп көлешәләр! Сәлим белән Әкълимә дә янәшә атлый. Кайчакта иңбашлары тиеп-тиеп китә. Әллә кайда, еракта ук калган рәхәт дулкын баш калкыта, тәнгә тарала...
— Кызлар, биш минут кына серләшә торыгыз. Без хәзер!
Руслан Сәлимне балкып торган төнге кибеткә әйдәде.
Әкълимә һаман да теге дулкын кочагында чайкала иде әле. Сәриянең сүзләре аңына барып ирешми җәфалады.
— Бу кибеттә "сотовый«га акча салып була микән? Әйдә, керик әле!
Әкълимә аңа иярде. Прилавка янында басып торган Сәлимне күзләре шунда ук эзләп тапты. Туйганчы карасын әле, ичмасам!
Егетләр пакетка җиләк-җимеш, тәм-том тутыралар иде.Руслан, оятсыз елмаеп, Сәлимгә каш сикертеп куйды.
Әкълимәне ток сукты, диярсең. Ул бер секундка катып калды. Аңлый алмый изаланды. «Татлы җимеш диме? Нинди җимеш? Әллә минме? Димәк, мине татып карамакчы?» 
Ул Сәлимнең сагынылган кадерле йөзенә төбәлде. Аның Русланга сугып җибәрүен, кимендә, бер сүз белән авызын каплавын көтте.
Сәлим, әллә ничек ямьсез итеп, иренен кыйшайтып елмайды:
— Конечно, бу «җимеш бик татлы» иде заманында... «Тәмсезләре» белән авыз пычратмады абзаң!
Әкълимә, Сәрияне өстерәп диярлек, урамга атылды.
***
...Автобус бара да бара. Тагын бер сәгатьтән кайтып та җитәр инде. Теге очрашу һич башыннан чыкмый Әкълимәнең. Хәтердәге пычрак юшкынны юып төшереп, яшьлек хатирәсен сафландырырга шактый вакыт кирәк булыр, ахры.
Ире Рамазан күз алдына килә. Аз сүзлелеге белән еш кына Әкълимәнең ачуын китерсә дә, сүзләрнең мәгънәлеләрен генә сайлап, «берәгәйлеләрен» генә әйтеп сөйләшә шул ул.
Хатынын Казанга озатканда нәрсә диде әле?
— Бер ай бит! Сагынырбыз инде үзеңне! — диде ул, көрсенеп.
Болай озакка аерылышканнары юк иде аларның.
— Көнләшәсеңдер әле, ә? — дип шаяртырга тырышты Әкълимә.
— Юк, көнләшмим! — диде Рамазан, җитди генә. — Син — ышанычлы... Үз кадереңне үзең беләсең... Мин аны туй төнендә үк аңладым инде...
...Автобус бара да бара... Шофер егет — татар егете, ахры. Радио дулкынын татар концертына көйләгән.
...Син минем ягыма карамыйсың да,
Син минем турыда уйламыйсың да.
Карама, уйлама, эндәшмә, Әкълимә,
Син генә минем уемда...
...Әкълимә, гадәтенчә, күзләрен йомды... Карашын, гадәттәгечә, хыялдагы тау башына юнәлтте... Ни гаҗәп, ак күлмәкле егет анда күренмәде...
...Йөрәгем җылынып китә,
Елмаеп карасаң күземә,
Карама, уйлама, эндәшмә, Әкълимә,
Син генә минем уемда...
Көтмәгәндә тау башында... Рамазан пәйда булды! Гел җитди күзләре елмая. Үзе Әкълимәгә кул болгый...
...Карама, уйлама, эндәшмә, Әкълимә,
Син генә минем уемда...
Гүзәл ӘДҺӘМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев