Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Коляска сатам дип, алабугалы акчасыннан колак каккан

Полиция бүлегенә 32 яшьлек алабугалыдан гариза килгән.

Зыян күрүче хәбәр итүенчә, ул интернет-сайтта коляскалар сату турында белдерү урнаштырган. Аның белән сатып алучы элемтәгә кереп, әлеге товарны алырга теләвен әйтә. Тик шәхсән килә алмавын аңлата һәм китереп бирү хезмәтеннән файдалануны сорый. Зыян күрүче телефонына төрле сылтамалар килә башлый. Алар буенча күчеп, хатын-кыз үзенең банк картасы мәгълүматларын кертә. Шуннан соң аның банк картасыннан 3 мең сумнан артык акча күчерелүе ачыклана. Әлеге факт буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлеге тарафыннан РФ Җинаять кодексының 158 маддәсенең 3 өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев