Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Коронавирус белән авырганнан соң реабилитация үтү зарур

ТР сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, дәваланып бетмәгән пневмония шикәр диабеты, симерү, бөер авырулары һәм тромбоз булган, шулай ук йөрәккә операция ясаткан пациентлар өчен аеруча куркыныч.

Яңа коронавирус яки гадәти вируслы пневмония белән авырганнан соң, һичшиксез, сәламәтлекне торгызуны дәвам итәргә кирәк. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының гомуми табиблык практикасы буенча баш штаттан тыш белгеч Люция Фәйсханова сөйләде, дип хәбәр итә “Татар-информ”.

Табиб билгеләп үткәнчә, еш кына өзлегүләр терелгәннән соң беренче көннәрдә түгел, ә шактый соңрак башлана.

Аеруча бу шикәр диабеты, симерү, бөер авырулары һәм тромбоз булган, шулай ук йөрәккә операция ясаткан пациентлар өчен куркыныч.

“Пациент стационардан чыгарылса да, ул табиблар күзәтүе астында калырга тиеш”, – дип билгеләде Фәйсханова.

Әгәр кеше үпкә ялкынсынуының авыр формасын кичергән икән, аңа хастаханәдән чыкканнан соң якындагы көннәрдә мәҗбүри рәвештә участок табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев