Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Көзге чакырылыш вакытында Алабугадан 64 егет армиягә китәчәк

Хезмәткә яңа чакырылган хәрбиләр «кайнар нокта»ларга җибәрелмәячәк.

1 октябрьдән Россиядә хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланды.

Алабугадан армия сафларына яңа чакырылган егетләр 16 октябрьдә китте.

Барлыгы бу көздә 64 кешене хезмәткә җибәрү планлаштырыла. Аларның 14 проценты коры җир гаскәрләрендә хезмәт итәчәк, 23 проценты — хәрби-диңгез флотында, 18 проценты — Милли гвардия федераль хезмәтендә; РФ Хәрби көчләренең Генераль штабы Резервында — 16 процент, калган 29 проценты башка гаскәрләрдә булачак.

Алабуга хәрби комиссариатында ассызыклап үтелгәнчә, хезмәткә яңа чакырылган хәрбиләр «кайнар нокта»ларга җибәрелмәячәк.

Хәзерге вакытта ашыгыч хәрби хезмәтне 158 алабугалы үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев