Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Көзге чакырылышта 3 меңнән артык татарстанлы армия сафларына китәчәк

Көзге чакырылыш бу елның 1 октябреннән 31 декабренә кадәр барачак.

1 октябрьдән Татарстанда көзге чакырылыш кампаниясе старт ала.
Октябрь-декабрь айларында безнең республикадан 3 меңнән артык егет армия сафларына хезмәт итәргә китәчәк. Бу хакта ТР хәрби комиссары Сергей Погодин хәбәр итте.
Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылучыларның 46 проценты коры җир гаскәрләрендә, 13 проценты — Милли гвардия гаскәрләрендә, 10 проценты — хәрби-диңгез флотында, 9 проценты һава-космик көчләрендә хезмәт итәчәк.
Хәрби хезмәткә чакырылучыларның 9 проценты — һава-десант гаскәрләрендә һәм махсус билгеләнештәге частьләрдә, 8 проценты — стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә, 5 проценты башка җирләрдә хезмәт итәчәк.
Беренче озату октябрь урталарына планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев