Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Көзге каникул вакытында Татарстан лагерьларында 14 меңнән артык бала ял итәчәк

Татарстанның 295 сәламәтләндерү оешмасында 14 меңнән артык бала ял итәр дип планлаштырыла.

Балалар ялы шәһәр читендәге сәламәтләндерү учреждениеләрендә һәм көндезге ял лагерьларында оештырыла. Шәһәр читендәге ял 45 учреждениедә планлаштырылган, алар 5 меңнән артык кешене колачлый, 8 меңнән артык бала 250 көндезге лагерьда ял итәчәк.
Сменаларның иң популяр юнәлешләре — физкультура-спорт, иҗади, it-сменалар һәм башкалар.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков сүзләренчә, көзге кампаниягә әзерлек эшләре зур җаваплылык белән башкарылган: белем бирү һәм ял итү программасы әзерләнгән, барлык юнәлешләр буенча да югары компетентлы хезмәткәрләр сайланган. 

Эшкә вакцинацияне узган һәм COVID-19 антитәнчекләренә анализ биргән хезмәткәрләр генә җәлеп ителәчәк дип ассызыклады җитәкче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев