Көзге сайлаулар вакытында Татарстан территориясендә 18 мең күзәтүче эшләячәк
Аларның 3 меңен республиканың Иҗтимагый палатасы юллаячак.
Күзәтүчеләр саны тавыш бирү процедурасын мөмкин кадәр ачык һәм гадел итәчәк. Бу хакта ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева хәбәр итте, дип яза Татар-информ.
Ул билгеләп үткәнчә, Россия парламентына сайлаулар инде хәзер үк югары конкурентлылык белән аерылып тора. Бу күп санлы партияләр катнашуы (Үзәк сайлау комиссиясендә 14 партия теркәлгән — Т-и иск.) һәм бер мандатлы округларда партияләрнең киң вәкиллеге белән дә бәйле.
«Республикада күзәтүчеләрнең төгәл саны тавыш бирү башланырга берничә көн кала билгеле булачак. Сайлауларда якынча 18 мең кеше эшләячәк,аларның 3 меңе ТР Иҗтимагый палатасыннан булачак. Күзәтүчеләрнең мондый саны тавыш бирү процедурасының ачыклыгын һәм гаделлеген гарантияли», — дип билгеләп үтте Зилә Вәлиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев