Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Үлемсез полк» онлайн-акциясенә теркәлү тәмамлана

Чара 9 майда онлайн-форматта узачак.

«Үлемсез полк» бөтенроссия онлайн-акциясенә теркәлү тәмамлана — гариза бирүгә ике көннән дә азрак вакыт кала, дип яза Татар-информ. Коронавирус пандемиясе сәбәпле, «Үлемсез полк» йөреше икенче ел рәттән онлайн-форматта уза. Шуңа да карамастан, Россия халкы Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары турында сөйләргә омтыла.

Гаризаны 7 майга, кичке сәгать сигезгә кадәр сайтта бирергә мөмкин. Шул ук вакытта, әгәр дә кеше узган елдагы кебек үк шул ук гаризаны җибәрергә тели икән, аңа моны анкетада гына күрсәтергә кирәк, ул автомат рәвештә 2020 ел мәгълүматларыннан алына, дип сөйләде «Россиянең үлемсез полкы» Гомумроссия иҗтимагый-патриотик хәрәкәте Үзәк штабының рәистәше Елена Цунаева.

Элегрәк акциядә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Ул Бөек Ватан сугышында һәлак булган абыйсы Галимҗан Миңнеханов турында сөйләде.

Санитар-эпидемиологик вәзгыять сәбәпле, Җиңү көне хөрмәтенә ел саен уздырыла торган «Үлемсез полк» акциясен 24 июньгә күчерделәр. Чара 9 майда онлайн-форматта узачак.

Исегезгә төшерәбез, узган ел коронавирус пандемиясе аркасында Россия Президенты Владимир Путин шулай ук Россия шәһәрләрендә Җиңү парадын соңрак вакытка күчерде. Әмма быел тантаналы йөрешләр истәлекле көндә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев