Ленинград камалышында булучыларга һәм шәһәрне яклаучыларга бер тапкыр 50 мең сум бирәләр
Түләү Ленинград камалышы боҗрасын өзүнең 80 еллыгына багышлана.
Россия Президенты Владимир Путин Ленинград камалышында калучыларга һәм шәһәрне яклаучыларга 50 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү турында карар имзалады. Әлеге документ хокукый мәгълүмат рәсми порталында чыкты, дип яза «Татар-информ».
Түләү Ленинград камалышы боҗрасын өзүнең 80 еллыгына багышлана.
«2023 елның декабре — 2024 елның гыйнварында «Ленинградны саклаган өчен» медале яки «Камалыштагы Ленинградта яшәүчегә» билгесе белән бүләкләнгән Россия Федерациясе гражданнарына бер тапкыр бирелә торган 50 000 сум күләмендә түләүне башкарырга», — диелә текстта.
Түләү вакыты һәм тәртибе, шулай ук аны финанслау чыганагы белән тәэмин итү Россия Хөкүмәтенә йөкләнә. Карар имзаланган көннән үз көченә керә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев