Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

М12 автотрассасын төзү Татарстанда экологияне сакларга мөмкинлек бирәчәк

Автомобиль юлын төзү агачлар утыртуны һәм тавыш саклау экраннарын урнаштыруны күздә тота.

Мәскәү-Казан М12 автомагистрален төзү Татарстанда экологияне саклап калырга мөмкинлек бирәчәк, чөнки ул урман утыртуны күздә тота. Мондый фикерне «Югары икътисад мәктәбе» ФТУ профессоры, Транспорт һәм транспорт сәясәте институты директоры Михаил Блинкин җиткерде.
Михаил Блинкин әйтеп үткәнчә, торак төзелешен транспорт тавышыннан саклау өчен, автомобиль юлының төп йөреше буенда акустик тавыш саклау экраннары урнаштырылачак. Шул ук вакытта автотрасса үзе йортларга якын булмаячак. Аның торак пунктлардан ераклыгы 100 метрдан 1,7 километрга кадәр тәшкил итәчәк.
Автотрасса берничә район авыллары территориясе буенча узачак. Монда АЗСлар, отельләр, ял итү мәйданчыклары һәм кафелар булган күп функцияле комплекслар булачак. Нәтиҗәдә, җирле халык өчен эш урыннары саны артачак, шулай ук кәрәзле элемтәнең сыйфаты да яхшырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев