Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

М12 трассасы ярдәмендә республикада Татарстан башкаласының көньяк урап узуы һәм Идел аша яңа күпер төзеләчәк

Татарстанда яңа трасса Мәскәүдән Казанга кадәр юлда булу вакытын икеләтә киметәчәк.

Мәскәү-Казан М12 яңа автотрассасын төзү нәтиҗәсендә республикада Татарстан башкаласының көньяк урап узуы һәм Идел аша яңа күпер барлыкка киләчәк. Бу йөкләрне Казан аэропорты янында логистик үзәкләргә тизрәк китереп җиткерү һәм аннан чыгару мөмкинлеге бирәчәк. Бу хакта «Югары икътисад мәктәбе» ФТУ профессоры, Транспорт һәм транспорт сәясәте институты директоры Михаил Блинкин хәбәр итте. 
Аның әйтүенчә, авиация йөкләре бизнес өчен иң югары маржиналь булып тора. Һәм бу бизнеска зур этәргеч бирәчәк. Татарстан Республикасында логистик инфраструктурасы яхшы үсеш алган.
«Әгәр бу схемага тиз йөрешле автомагистральне кертсәң, югары икътисади эффектлы мультимодаль схемалар төзергә мөмкин булачак», — диде Михаил Блинкин.
Трасса буенча хәрәкәтнең рөхсәт ителгән тизлеге — 130 км/сәг. Шуңа бәйле рәвештә, йөк автопоездлары 100 км/сәг тизлек белән хәрәкәт итәчәк, бу исә товарларны китерүдә сизелерлек экономияләргә мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев