Май ахырында Татарстанда һава температурасы нормадан 6 градуска югарырак булачак
Бүген алмашынучан болытлы һава көтелә.
Майның соңгы декадасында Татарстанда һаваның уртача температурасы климат нормасыннан 6 градуска югарырак булачак. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге фаразында әйтелә.
Хәзерге вакытта республика өчен норма +15,2 градус тәшкил итә, Казан буенча — +15,6.
Бүген Татарстанда 29 градуска кадәр эсселек һәм алмашынучан болытлы һава көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев