Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Марина Цветаева скверында эшләр тәмамлана

Алабугалылар өчен кадерле булган шәһәр киңлекләре үзгәреш кичерә: Марина Цветаева скверында һәм Мәңгелек ут мемориалында масштаблы эшләр алып барыла.

Шагыйрь скверындагы һәм Хәтер мәйданындагы эшләр турында подряд оешмасы вәкиле, объектлар кураторы Дмитрий Емельянов сөйләде.

Марина Цветаева скверы

Шагыйрәнең бронза бюсты белән мемориаль комплекс Алабугада 2002 елда, Цветаеваның тууына 110 ел тулу уңаеннан ачылган иде. Ул тиз арада шәһәрнең визит карточкаларының берсенә, шагыйрьне сөючеләрнең, Халыкара Цветаева укуларында катнашучыларның табыну урынына әверелде. Бүген сквер тулысынча яңартыла, эшләрнең бер өлеше инде башкарылган.

— Асфальт һәм тротуарлар ясыйсы калды. Төзүчеләр борт ташы куелган урыннарда асфальт уемнарын торгызалар. Хәзер эшчеләр бут ташын терәк стенага салалар. Ротонда буялачак, — дип сөйләде Дмитрий Емельянов.

Куратор мәгълүматы буенча, эсселек кимү белән, скверда яшелләндерү һәм агач утырту эшләре башланачак. Алар арасында шагыйрә данлаган миләшләр, шулай ук кизильник һәм куаклар да булачак.

Мәңгелек ут янында

Бу атнада Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган алабугалыларга багышланган мемориалда брусчатканы сүтә башладылар. Монда тутыкмый торган корычтагы геройларның исемнәре язылган таблицалар гранит плитәләргә алыштырылачак. Шулай ук Мәңгелек ут янындагы керамогранит өслекне сүтәләр — аны гранитка алыштырачаклар, дип хәбәр итте Дмитрий Емельянов.

Реконструкция эшләренең күп өлешен подряд оешмасы быел көзгә, калганын язга башкарырга планлаштыра. Яңартылган Хәтер мәйданын һәм Мәңгелек ут мемориалын алабугалылар 9 Май көнне, илебез Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үткәндә күрә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев