Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Машиналарны газга күчергәндә чыгымнарның 60 процентын дәүләт түлиячәк

20 июльдән гражданнар һәм бизнеска ярдәм итү буенча яңа программа үз көченә керде.

Аның инициаторы — РФ Хөкүмәте. Максат — коронавирус пандемиясеннән соң икътисадны торгызу. Әмма барысы да тәртиптә. 2020 ел башыннан республикада 800дән артык автомобиль метанга күчерелгән. Татарстан буенча барлыгы 7 меңгә якын машина йөри, алар газга күчкән яки шундый җиһазлар белән сатып алынган. Бу хакта Казанда автомобильләргә газ-баллон җиһазларын урнаштыру буенча компания җитәкчесе Денис Савельев хәбәр итте.
«Республика территориясендә урнаштыру стандартлары буенча аккредитацияләнгән 15кә якын сервис эшли. Алар турында мәгълүмат Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы порталында урнаштырылган. Казанда шундый ике үзәк эшли. Сез сервиска документлар пакеты белән мөрәҗәгать итәсез: паспорт, транспорт чарасына документлар, һәм, кагыйдә буларак, 6-7 сәгатьтән соң газлы машина алачаксыз», — дип сөйләде ул.
20 июльдән гражданнарга, шул исәптән үзмәшгуль, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү программасы эшли башлады, аның буенча газ җиһазлары урнаштырылган 30 процент урынына 60 процент ташлама алачак. Тагын 30 процентын «Газпром» маркетинг программалары хисабына түлиячәк. Шулай итеп, үз автомобильләрен газга күчерергә теләүчеләргә бәянең 10 процентын түләргә кала, дип билгеләп үттеләр ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәтендә.
«Бүгенге көндә җиһазларның уртача бәясе — 85 мең сум. Транспорт чарасын кулланучы яки хуҗасы аны 30-35 мең сумга сатып ала ала һәм тагын 27 мең сумга газ өчен аңа карточка биреләчәк. Ягъни хуҗаның нәтиҗәдә чыгымнары 5-7 мең сум тәшкил итәчәк», — дип өстәде Денис Савельев.
Белгечләр бензиннан газга күчүнең мөһим өстенлекләренең берсе дип акчалата экономияне атый. Газ җиһазларын урнаштыруның тагын бер өстенлеге — экологик яктан чисталык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев