Махсус операциягә үзе теләп киткән кешеләр өчен дәүләт иминияте кертергә тәкъдим итәләр
Закон проектының инициаторлары — Дәүләт Думасы депутатлары һәм сенаторлар.
Россиядә махсус хәрби операциядә үз теләге белән катнашучылар өчен мәҗбүри дәүләт иминияте кертергә тәкъдим итәләр. Дәүләт Думасына шул хактагы закон проекты тапшырылган, дип яза «Татар-информ» сайты «Российская газета»га сылтама белән.
Закон проектының инициаторлары — Дәүләт Думасы депутатлары һәм сенаторлар, шул исәптән Федерация Советы рәисенең беренче урынбасары Андрей Турчак.
Документ нигезендә, гражданин һәлак булган очракта аның гаиләсенә — 2 миллион, инвалид калса 1,5 миллион, 1 миллион яки 500 мең сум (I, II һәм III категория инвалидлык алса) түләнәчәк. Каты яраланган очракта иминият түләүләре — 200 мең, җиңелчә яраланса 50 мең сум тәшкил итәчәк.
Хәрби-табиб комиссиясе карары белән хәрби хезмәттән өенә озатылган солдатларга 50 мең сум биреләчәк.
«Безнең закон проекты кабул ителгәннән соң махсус операциядә үз теләге белән катнашучыларның барысы да башка хәрбиләр белән бер үк шартларда иминиятләштереләчәк», — дип язган Турчак үзенең Telegram-каналында. Ул ачыклык керткәнчә, закон махсус операциянең беренче көннәрендә үзе теләп фронтка киткән барлык хәрбиләргә дә кагылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев