Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Мәдәнияттан — нефтьчегә

Менә утыз ел инде Әнисә Әһлиева лаеклы ялда, әмма үзенең «Камабуенефте» идарәсендә эш башлавы әле дә хәтерендә.

Тумышы белән Әнисә Латыйп кызы Менделеевск районының Песәй авылыннан. Күп балалы гаиләдә үскән. Аннан башка тагын 4 малай бҗулган, Әнисә — төпчек бала. 

1956 елда ул Алабуганың мәдәни-агарту мәктәбен тәмамлый һәм юллама буенча Әлмәт районына китә. Анда ике ел җирле мәдәният бүлеген җитәкли. Мәдәният белән нигәдер эш барып чыкмый, һәм ул Алабугага әйләнеп кайта һәм нефтьчеләр оешмасына эшчеләр җыюларын белеп ала.

— 1958 елда мин өйрәнчек булып шунда эшкә урнаштым һәм ун көннән соң разрядка сынау бирдем. Үлчәүче булдым. Аннан оператор, фәнни-тикшеренү һәм җитештерү эшләре цехында лаборант булып эшләдем. Нефть үрнәкләрен су, тоз, катнашмалар һәм газга тикшердем. Нефтьче һөнәренә ияләшүе баштарак авыр булды. Безнең авыл белән янәшә оештыру пункты бар иде. Аңа кадәр — ярты километр җәяү барасы. Авылда ул вакытта электр юк иде, керосин уты яктысында эшләдек. Төзелеш чималларының барысын аркада ташыдык, чиратлап кизү торып, объектны сакладык.

Кышын скважиналар эшләмәде. Нефть Ык Тамагындагы нефть салына торган баржага җибәрелә иде. Миңа шалтыраталар дә әйтәләр: «Әнисә, баржа килде». Мин җавап бирәм: «Аңа бөтенесен тоташтырып, әзер булгач, миңа җиткерергә. Шул чакта мин нефтьне җибәрә башлыйм». Шулай ерактан элемтәдә торып эшләдек. Җыйнак башкарырга тырыштык. Элемтәдән башка бернинди уңайлык булмады, ләкин хезмәт саклау кагыйдәләрен катгый үтәдек. Кыш көне бер скважинаны тәэмин итүне Менделеев химия заводына калдыра идек, — дип сөйли Әнисә Латыйп кызы.

Тора-бара яңа техника барлыкка килде, электр керттеләр, юллар сала башладылар. Скважинадан нефть агызу өчен сыемнар төзеп куйдылар, үлчәү җайланмасын тәртипкә китерделә. Лабораторияне сафка бастыргач, Әнисә Әһлиева шунда лаборант булып күчә, нефть сыйфатын тикшерә. Бу аңа ошый: физик һәм акыл хезмәтен чиратлаштырып була. 

— Бервакыт су үрнәкләрен тикшерергә алабыз, ә махсус кранчыгы эшләми. Мин оператор янына — нәрсә эшләргә? Суытты бит, су каткан ди бу. Эретә торган лампа белән җылытып булмый, уттан куркыныч, һавага очмагаек. Утырабыз, көтәбез. Кинәт басым астында нефть һәм газ бәреп чыкты. Ба-бах! Һәм без каргалардан да карарак калдык — нефтькә чумдык, — дип искә ала Әнисә апа. 

Хезмәт еллары хатирәләре күп, эшендә җитәкчелек тә, хезмәттәшләре дә хөрмәт иткән аны. Бергә эшләгән кешеләр белән очрашкалый, яшьлекне, эш көннәрен искә төшерәләр. Әнисә Әһлиева «Прикамнефть» идарәсендә гомумән алганда 33 елдан артык хезмәт куйган. Бүләкләре дә аз түгел. 2007 елның августында аңа «Татарстанның өч миллиардлы тонна нефте табылу уңаеннан» медаль тапшырганнар. 

Бүген Әнисә апа тормыш иптәше Зәйнак абый белән Менделеев районының Бәзәкә авылында гомер кичерә. Алар ике бала тәрбияләп үстергән, оныклары бар, оныкчыклары дүртәү. Быел ул үзенең 85 яшен билгеләп үтте, киләсе елда иренә 95 яшь тулачак.

Ирле-хатынлы Әһлиевләр 63 ел бергә. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, эшсез утырмыйлар. Өйдә һәм ишегалдында күп нәрсәне гаилә башлыгы үзе ясаган. Тәртибе белән карап торылган бакчада Зәйнак абый алмагачлар, Әнисә апа чәчәкләр утырта. Тавыклар да тоталар. Икесе дә мәчеткә йөри. Сиксән яшендә Зәйнак абый гарәп әлифбасын өйрәнгән һәм догаларны төп нөсхәдән укый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев