Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Меңьеллык мәйданында баскычны тәртипкә китерәләр

Меңьеллык мәйданын төзекләндерү эшләре дәвам итә. 

Узган атнада төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе хезмәткәрләре баскычның таш басмаларын торгызуга керешкәннәр иде. Урыны белән таш ватылган, ә кайдадыр бөтенләй юк иде. Бүгенге көндә эшчеләр баскычның пролетларында буш урыннарны цементлый, корыган үләнне җыештыра. Хәзер баскыч тоткычларын эретеп ябыштырасы һәм буяп бетерәсе калды.

Сүз уңаеннан, Меңьеллык мәйданы территориясен төзекләндерүне дәвам итәләр. Шушы көннәрдә биредә агач һәм металлдан ясалган эскәмияләр һәм чүп савытлары белән челтәрләп ясалган ике ял урыны барлыкка килде. Хәзер биредә Кама елгасына карап ял итү өчен тагын бер уңайлы урын барлыкка киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев