Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Мәгариф идарәсе башлыгы шәһәр мәктәпләренең уку елына әзерлеге турында сөйләде 

Яңа уку елы башланырга ике атнадан да аз вакыт калды. 

Ул арада Алабуганың мәгариф учреждениеләре биналарын яңарту тәмамланып килә. 

Шәһәр мәктәпләрендә барган эшләр турында безгә Мәгариф идарәсе башлыгы Елена Терентьева сөйләде. 

— Яңа уку елына әзерләнгәндә, аларның тирә-ягын төзекләндерүгә, террордан саклануга, янгын һәм транспорт куркынычсызлыгына, хезмәтне саклауга, туклану бүлекләре һәм медицина кабинетларының җиһазлануына, шулай ук уку эшчәнлеген оештыру кебек мәсьәләләргә махсус игътибар бирәбез. Августның 1еннән 10ысына кадәр безнең райондагы 73 мәгариф учреждениесендә тикшерү үткәрелде. Җылыту чорына хәзерлек барышында 75 объектның 74ендә җылыту системасы юдыртылган һәм сыналган, — ди Елена Дмитриевна.

Җәй айларында 1, 2, 3, 10нчы һәм Лекарево авыл мәктәпләренең ашханәләре төзекләндерелгән. Бу максатка республика бюджетыннан 27 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән булган.

Шәһәребезнең 8нче мәктәбе тулысынча яңарачак. Хәзер эшчеләр аның тышкы ягын төзекләндерә, һәм ул зәңгәр төстән ком төсенә кереп бара. Әйтергә кирәк, калган тәрәзәләр һәм бассейнны алыштыруга муниципалитет өстәмә рәвештә 20 миллион сум биргән, шуның 8,5 миллион сумы — фасад ремонтлауга.

— Бүген 4500 квадрат метр мәйдандагы түбә тулысынча төзекләндерелде, 122 тәрәзә алыштырылды. Фасадка килгәндә, эш август ахырына төгәлләнәчәк, 1 сентябрьдә яңартылган мәктәп укучыларыбызны кабул итәр, — ди 8нче мәктәп директоры Миннечулпан Сафина.

— «Татнефть» хәйрия фонды тарафыннан игълан ителгән грантлар конкурсында 11 мәгариф учреждениесе җиңде һәм 70 миллион сумнан артык акчага ия булды. Шуның 30 миллион сумы хисабына 8нче мәктәпнең санитар бүлекләре төзекләндерелде, алар 9нчы мәктәптә дә яңартылачак, анда эш башланды инде, — дип өстәде Елена Терентьева.

Яңа уку елы алдыннан мәктәп бүлмәләрен дә җиһазландыралар. Мобиль компьютер классларын тәэмин итүгә 7 миллион сум акча киткән, шәһәрнең 1, 6, 8нче мәктәпләре һәм Поспелово мәктәбенең информатика кабинетлары өчен презентация җиһазлары, ноутбуклар, легороботлар сатып алынган. 
Шулай ук 6нчы мәктәптә һәм күп юнәлешле 10нчы лицейда туган тел һәм информатика кабинетлары тиешле җиһазлар белән тәэмин ителгән.

Моннан тыш, Мәгариф идарәсе башлыгы сүзләренә караганда, уку елы башына барлык укучылар да дәреслекләр белән тәэмин ителәчәк. Шәһәр-район мәктәпләренә 1,6 миллион сумлык 6040 китап кайтарылган инде.

Мәктәпләр транспорт белән дә тәэмин ителгән. Районның 10 мәктәбеннән 220 укучыны 10 маршрут буенча уку урынына йөртү оештырылачак. Республикадан ике яңа автобус бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев