Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

“Мәгариф” илкүләм проекты буенча Татарстанда 32 уку йортына яңа җиһазлар кайтарылган

Узган ел Татарстанда 15 мәктәп, 17 техникум һәм көллият яңа компьютерлар һәм презентация җиһазлары белән тәэмин ителгән.

2019 елда республиканың алты районында спорт заллары төзекләндерелгән. Яңа техника “Мәгариф” илкүләм проекты һәм “Цифрлы белем бирү мохите” төбәк проекты кысаларында кайтарылган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Үткән елда шулай ук республиканың Бөгелмә, Буа, Биектау, Зәй, Кайбыч һәм Нурлат районнарындагы авыл мәктәпләрендә спорт заллары төзекләндерелгән. Бу эшләр “Һәр баланың уңышы” төбәк проекты буенча башкарылган.

Моннан кала, 2019 елда Казан федераль университеты “Халыкара эко-технологик система” проекты белән федераль бюджеттан 2 миллион 397 мең сум күләмендә грант откан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев