Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Михаил Мишустин Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты вазифасына сайлануы белән котлады

Михаил Мишустин билгеләп үткәнчә, татарстанлылар күп еллар дәвамында Рөстәм Миңнехановка Татарстанның мөһим бурычларын хәл итүне ышанып тапшыралар.

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Рөстәм Миңнехановка телеграмма юллады. Анда ул аны Татарстан Республикасы Президенты вазифасына сайлануы белән котлады.
Михаил Мишустин билгеләп үткәнчә, татарстанлылар күп еллар дәвамында Рөстәм Миңнехановка Татарстанның мөһим бурычларын хәл итүне ышанып тапшыралар. Ә сайлауларда җиңү аның югары абруен раслый.
«Профессиональлек, тәҗрибә, тирән белемнәр сезгә киләчәктә дә төбәкнең икътисадын һәм социаль өлкәсен ныгытырга, Татарстан һәм бөтен Россия файдасына яңа уңышларга ирешергә ярдәм итәр дип ышанам. Сезгә ныклы сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек телим», — диелә телеграммада.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев