Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Миңнеханов Татарстан геройларына «ТАССРның 100 еллыгы» медален тапшыру турында карарны имзалады

Татарстанда бүген Ватан геройлары көне билгеләп үтелә. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Социалистик Хезмәт Геройлары, Хезмәт Даны ордены кавалерларына һәм Россия Федерациясе Геройларына «ТАССРның 100 еллыгы» медален тапшыру турында карарны имзалады. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр. 
Бүләкләр Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсешенә керткән зур өлеш һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен тапшырыла. Бүләк 17 татарстанлыга биреләчәк.
Татарстанда бүген Ватан геройлары көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Президент Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюковны бәйрәм белән шәхсән котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев