Мишустин: 1 апрельдән социаль пенсияләр 14,5 проценттан күбрәккә индексацияләнәчәк
Бу хакта РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Дәүләт Думасында хисап белән чыгыш ясаганда искәртте.
Агымдагы елның 1 апреленнән Россиядә социаль пенсияләр 14,5 проценттан күбрәккә артачак. Бу хакта РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Дәүләт Думасында хисап белән чыгыш ясаганда искәртте, дип хәбәр итә ТАСС.
«Россия гаиләләре — ул безнең кайгыртуга мохтаҗ булган өлкән буын кешеләре, безнең әбиләр һәм бабайлар да. Апрельдән социаль пенсияләр 14,5 проценттан күбрәккә артачак», — дип билгеләде ул.
«Без гражданнар үзләренә тиешле акчаларны вакытында алуны игътибар белән күзәтәбез», — дип ышандырды хөкүмәт башлыгы.
Мишустин шулай ук өстәп әйткәнчә, 2025 елның 1 гыйнварыннан иминият пенсияләре башта 7,3 процентка арттырылды. Аннары Россия Президенты Владимир Путинның йөкләмәсе нигезендә пенсияләр, инфляция күрсәткече югары булу сәбәпле, 9,5 процентка кадәр өстәмә рәвештә индексацияләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев