Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында 7 мең беренче сыйныф укучысы ярдәм алачак

Акция кысаларында шулай ук 2-11 сыйныф укучыларына ярдәм күрсәтеләчәк.

Татарстанда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе кысаларында быел 7 меңнән артык булачак беренче сыйныф укучысына ярдәм күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә ТР Мәгариф министрлыгына сылтама белән «Татар-информ».
Акция буенча тапшырыла торган мәктәп портфельләренә канцтоварлар, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем сәнгате дәресләре өчен җыелмалар керә.
«Акция кысаларында шулай ук 2-11 сыйныф укучыларына ярдәм күрсәтеләчәк: аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрдән булган, тәрбиягә алынган балаларга, инвалид балаларга һәм авыр финанс хәлендә калган гаиләләрдән булган укучыларга», — диелә ТР Мәгариф министрлыгы хәбәрендә.
Республиканың Алабуга, Арча, Бөгелмә, Югары Ослан, Кама Тамагы, Мамадыш, Мөслим, Түбән Кама, Нурлат, Саба һәм Сарман районнарында 1022 укучы ярдәм алган инде.
Хәйрия акциясе август ахырына кадәр дәвам итәчәк. Ул 2007 елдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә. 2007-2019 елларда 194,4 меңнән артык беренче сыйныф укучысы һәм 2-11 сыйныф укучылары 249 миллион сумнан артык ярдәм алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев