МӨГАЛЛИМНӘР ЯРЫША
Алабугадан дүрт мөгаллим “Ел укытучысы-2019” конкурсының зона өлешендә катнашты.
28-29 гыйнварда Саба районында 20 укытучы осталык дәресләре күрсәтте – болар Алабуга, Чүпрәле, Балык бистәсе һәм Саба районнарыннан муниципаль этапта җиңүчеләр. Безнең район данын дүрт мөгаллим: И.П.Жучкина (10нчы мәктәпнең математика укытучысы), О.А.Белова (8нче мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы), Т.М.Данилова (9нчы мәктәпнең инглиз теле укытучысы), З.М.Илдарханова (1нче гимназия – Милли мәгариф үзәгенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы) яклый. Зона финалчылары төбәк бәйгесенә бара. Анда җиңүчеләр 17 февральдән соң билгеле булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев