Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

#МойГеройМояСемья: Хәмзә Фәйзрахман улы Фәйзрахманов

Геройлар турында сөйләвебезне дәвам итәбез.

Елена Әхтәмова бабасы турында сөйли:

"Кеше хәтере мәңге яши. Яшәп кенә калмый, яңа буыннарны батырлыкка өнди. Хәзерге гамәлләрне элекке каһарманлыкларга тиңләргә чакыра...
1941 ел. 22 июнь. Морт авылы халкына да явыз дошман һөҗүме турында шомлы хәбәр килеп ирешә. Авылыбыз барлыгы 515 кешесен сугышка озаткан. Аларның нибары 261 енә кире әйләнеп кайтырга насыйп булган... 

Минем бабам — Хәмзә Фәйзрахман улы Фәйзрахманов тумышы белән Баулы якларыннан. Ул 1916 елда, сентябрьнең 14ендә туган. Авыл мәктәбендә биш сыйныф белем алган. Иң авыр чорда, 1936 елда, комсомолга кергән. 

Ул вакытта егет колхозда тракторда эшли. 1938 елда Хәмзә хәрби хезмәткә алына, аны 34 нче авиаполкта үтә. Инде туган якларга кайтабыз дип торганда, сугыш хәбәре Ташкентка да килеп җитә. Бабам фронтка китә, 5нче танк армиясе составында"Т-34«танкының механик йөртүчесе вазифасында була. Көрәшләрнең берсендә Хәмзә ике танк яндыра һәм II дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә, III дәрәҗә Дан ордены Икенче Белоруссия фронтында Дзялдово шәһәрен азат иткән өчен бирелә. Хәмзә җиңү яулап Берлинга кадәр җитә.

Җиңү тантанасы...
Батыр егет, коммунист Хәмзә туган ягы Баулыга кайта. Бабам йөрткән танк, сугыш хатирәләрен яңартып, батырлыкка дан җырлап, батыр рус егете Рухлядьевның туган ягы Киров өлкәсендә һәйкәл булып тора. 

Сугыштан соң, Хәмзә гаилә кора, тормыш иптәше Гөлҗиһан белән биш бала үстерәләр. Халык хуҗалыгының төрле тармакларында намус белән хезмәт итеп, Хәмзә Фәйзрахман улы хөкүмәтебезнең күп кенә мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. 

Соңгы елларын бабам гаиләсе белән Морт авылында яшәде. 1992 елда вафат булды.

Истәлеккә — китап

Яраткан бабамның бер истәлеге калды. Ул — «Дорогами побед» дигән китап. Бу китап 5 нче гвардия танк армиясе батыр сугышчыларының якты истәлегенә багышланган. Шушы китаптан бер өзек:

«...События развернулись следующим образом. Преследуя разрозненные группы врага, Рухлядьев и его товарищи вблизи станции оказались перед высокой железнодорожной насыпью. На путях стоял эшелон с танками, пушками и боеприпасами. Несколько в стороне находился бронепоезд, который вел по наступавшим интенсивный огонь. Обойти эшелон не удалось, а времени было очень мало. Тогда Рухлядьев решил прорваться к насыпи, расцепить вагоны и разогнать их при помощи танка. Пока машина Рухлядьева, маневрируя под огнем противника, выдвигалась к эшелону, наша артиллерия подожгла вагоны с боеприпасами. Пламя разгоралось все ярче, с минуты на минуту мог произойти взрыв. Но Рухлядьев не изменил решения. Он выскочил из танка и под сильным огнем противника подполз к насыпи. Пули, ударяясь в рельсы, с визгом отскакивали от них, выбивали щепу из обшивки горящих вагонов. Броском преодолев оставшиеся метры, храбрец расцепил вагоны, потом подал условный сигнал механику-водителю старшему сержанту Xамзе Файзрахманову. Тот подогнал танк к платформам и разогнал их в разные стороны. Дорога была открыта. Батальон преодолел насыпь, и танки ворвались на станцию...»

Халкыбыз улларының һәм кызларының Бөек Ватан сугышы чорында күрсәткән тиңдәшсез фидакарьлеге күңелләрдә мәңге җуелмас. Шул Олуг Батырлык алдында безнең дәвер кешеләре генә түгел, киләсе гасырларда яшәүчеләр дә башларын ияр әле". 
Елена ӘХТӘМОВА

ФОТО
1975 елның маенда Хәмзә Фәйзрахманов 29нчы танк корпусы сугышчылары белән очрашуда Мәскәүдә. / ФОТО: ГАИЛӘ АРХИВЫННАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев