Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Морт авыл җирлегендә төзекләндерү эшләре дәвам итә

Морт авыл җирлеге башлыгы Фаиз Закиров тугыз ай эчендә башкарылган эшләр турында сөйләде.

Хәзер Морт авыл җирлегендә 900дән артык кеше яши. Төп авыл хуҗалыгы товарларын Ф.Әхмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыгы җитештерә. Аның хуҗалыгында 1079 баш мөгезле эре терлек бар, шуларның өч йөзе — савым сыерлары. Көнлек савым ун тоннадан артып китә, ә эшкәртелә торган җирләрнең уңышы бер гектардан 42 центнердан артык.

— Моннан тыш, җирле эшмәкәр Илнар Гобәйдуллин Голландиянең «цвартблес» токымлы ит һәм сөт сарыклары үрчетү белән шөгыльләнә, ә Гөлнара Хуҗинаның крестьян-фермер хуҗалыгы кошчылык белән шөгыльләнә. Быел алар үстергән казлар саны мең ярым баш тәшкил итте, — дип сөйләде Фаиз Закиров.

Мөһим юнәлеш — авыл җирлеге территориясен төзекләндерү. Аңа быел миллион ярымнан артык акча тотылган. Шулардан өч йөз меңнән артыгы — Мортта яшәүчеләрнең үзара салымы нәтиҗәсендә җыелган, калганнары республика бюджетыннан алынган. Бу акчалар авылның берничә урамындагы суүткәргечләрне ремонтлауга тотылган. Ә республика һәм муниципаль программалар ярдәмендә җирле әһәмияттәге берничә юл тәртипкә китерелгән.

Сәламәтлек саклау темасы да кузгатылды: Фаиз Закиров билгеләп үткәнчә, Морт участок хастаханәсе авыл халкына гына түгел, якын-тирәдәге 2600 кешегә дә беренчел медицина-санитария һәм кичектергесез ярдәм күрсәтә.
— Моннан тыш, «Демография» милли проекты кысаларында Мортта мобиль поликлиника эшли башлады. Аның ярдәмендә хәзер халык тар профильле белгечләрдән медицина ярдәме ала ала, — дип өстәде авыл җирлеге башлыгы.

Авыл халкының рухи тормышына килгәндә, 2025 елның көзендә «Рөстәм» мәчете ачылуга утыз ел була. Бу истәлекле дата алдыннан җыелган иганә акчаларына быел аның бинасында пластик тәрәзәләр һәм җылыту системасы тулысынча алыштырылган, шулай ук гыйбадәтханә эчендә ремонт ясалган.

Хәзерге вакытта МХО зонасында алты авыл кешесе хезмәт итә: икесе мобилизацияләнгән һәм дүрт контрактчы. Моннан тыш, җирлек территориясендә урнашкан барлык оешмаларның коллективлары сугышчыларга даими рәвештә гуманитар ярдәм җыялар. Авылда «Морт» территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Кадрия Сәлимова җитәкчелегендә маскировка челтәрләрен үрү эше җайга салынган. Бүгенге көндә биредә 470 данәдән артык челтәр әзерләнгән һәм махсус хәрби операция зонасына озатылган.

— Безгә берничә мөһим бурычны хәл итәргә кирәк, — дип киләчәккә планнары белән уртаклашты Фаиз Закиров. — Аерым алганда, 2023-2027 елларга коммуналь инфраструктура системаларын модернизацияләү буенча төбәк программасында, республика юл эшләре программаларында катнашырга, шулай ук авыл җирлеге территориясен төзекләндерүне дәвам итәргә планлаштырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев