Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Морт авылында баш табиб вазифаларын башкаручы билгеләнде

Бу хакта район үзәк хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәзер Морт участок хастаханәсенең баш табибы вазифаларын 38 яшьлек Эльвира Рәсүл кызы Фәйзуллина башкарачак. Моңа кадәр ул 10 ел дәвамында шул ук больницада гомуми практика табибы булып эшләде. Исегезгә төшерәбез, Морт участок хастаханәсенең элеккеге баш табибы Мулланур Ганиев 2022 елның 27 сентябрендә кинәт вафат булды.

Эльвира Фәйзуллина «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Ижау дәүләт медакадемиясендә белем алган. 2009 елда Казан дәүләт медицина университетында «Кардиология» белгечлеге буенча һөнәри әзерлек узган. 

Алабуга үзәк хастаханәсе баш табибы Рамил Сәфәров Морт участок хастаханәсе коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте. Баш табиб вазифаларын башкаручыга яңа статуста уңышлар теләде. Эльвира Фәйзуллина җитәкчелегендәге коллективта 27 хезмәткәр эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев