Морт мәктәбе укучылары өчен Алабуганың тарихи урыннары буенча экскурсия оештырылды
Экскурсия бик бай булды. Балалар бик күп уңай хисләр белән өйләренә кайттылар.
Хәзерге вакытта җәмгыятьнең иң мөһим һәм глобаль проблемаларының берсе булып россиялеләрнең рухи, әхлакый сәламәтлеге тора. Мәктәптә тәрбия бирү концепциясе мәктәп учреждениеләре педагоглары алдына физик, рухи яктан сәламәт, әхлакый яктан бай, иҗади, фикерле кеше формалаштыру бурычын куйды.
Мәгарифтә әхлакый-патриотик тәрбиягә мөрәҗәгать итү күп кенә проблемалар булуга нигезләнә: хәзерге яшьләрдә Ватанының үткәне һәм бүгенгесе, үз халкының гореф-гадәтләре белән кызыксыну һәм ихтирамның кимүе, үз Ватанының тарихы, мәдәни мирасы турында белемнәрнең, рус мәдәнияте турында күзаллауларның түбән булуы.
Укучыларның туган як тарихы буенча белемнәрен арттыру максатыннан язгы каникул вакытында Морт төп мәктәбе укучылары өчен Алабуга шәһәренә экскурсия оештырылды. Укучылар И. И. Шишкинның мемориаль музей-йортында булдылар, XVIII гасыр башы-XX гасыр ахыры тарихи биналарын карадылар, дип хәбәр ителә Морт мәктәбенең рәсми сайтында.
Алабуга шәһәрлегендә булдылар һәм көмеш гасырның атаклы шагыйре М. И. Цветаевага багышланган мемориаль комплекска тукталдылар. 1812 елгы Ватан сугышында катнашкан Рус император армиясе офицеры, кавалерист кыз, язучы Н. А. Дурова тормышыннан кызыклы фактлар белделәр. Шулай ук күренекле психиатр, невропатолог, физиолог һәм педагог В. М. Бехтерев турында да кирәкле мәгълүмат алдылар. Покров соборын һәм Җәмигъ мәчетен дә күрделәр.
Истәлекле урыннарны карап чыкканнан соң, укучылар Спас урамындагы «Трактир»да төшке аш ашадылар. Бина искиткеч тыныч һәм яхшы урында урнашкан. Тәбәнәк гөмбәзле түшәмнәр, абажурларның йомшак яктысы бинага җылылык биреп тора. Биредә рус һәм татар милли ризыкларын әзерлиләр. Борынгы буфетлар, савыт-сабалар да бу урынга тарихи атмосфера өсти.
Экскурсия бик бай булды. Балалар бик күп уңай хисләр белән өйләренә кайттылар.
— Алабуга муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсенә, туристлык-мәгълүмат үзәге белгечләренә, И. И. Шишкинның музей-йорты мемориаль комплексы хезмәткәрләренә, экскурсовод-гидларга, шулай ук Морт төп мәктәбе администрациясенә эчтәлекле экскурсия өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Шундый очрашулар ешрак булуына өметләнеп калабыз, — диләр ата-аналар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев