Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Морт мәктәбе укытучысы язылу кампаниясе кысаларында акциядә катнашып приз алды

Акциядә катнашу өчен 2022 елның беренче яртыеллыгы өчен бер газета һәм бер журналга язылырга кирәк иде.

Алабуга районы укытучысы әбүнәчелек кампаниясе кысаларында акциядә катнашкан өчен үз бүләген алды.

«ТАТМЕДИА» АҖ «Газетага язылган өчен санаторийга юллама, кар көрәү техникасы, телевизор һәм башка призлар» дигән реклама акциясенә йомгак ясады. Акция 2021 елның 22 октябреннән 2022 елның 20 мартына кадәр үткәрелә. Призлар уйнату 11 февральдә булды. «Алабуга нуры» газетасына язылучы Ләйсән Моратова да җиңүчеләр арасында. Ләйсән ханым үтүк откан.

Ләйсән Әнәс кызы бүләккә бик шатланды.

— Безнең йортта газета-журналларны гел укыдылар. «Алабуга нуры» газетасын 10 елга якын алдырам, — диде ул.

Ләйсән Морт авыл мәктәбендә эшли. Бу уку елында ул беренче сыйныф балаларына белем бирә. Класста кызлар гына, малайлар юк, ди мөгаллим. Аның сүзләренә караганда, укытучы буларак, басма матбугат, шул исәптән газета да һәрвакыт шатлык китерә, чөнки ул аларда эше өчен бик күп файдалы мәгълүмат таба.

Исегезгә төшерәбез, акциядә катнашу өчен 2022 елның беренче яртыеллыгына бер газета һәм «ТАТМЕДИА» АҖ чыгара торган бер журналга язылырга һәм квитанция күчермәләрен җибәрергә кирәк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев