Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Мәрхәмәтлелек юлда

Алабугада берьюлы берничә хәйрия проекты башланып китте. Аларны яшьләр һәм инвалид балаларның җәмәгать оешмасы "Игелеклелек планетасы" оештыра. Оешма рәисе Таңсылу Хөснуллина сөйләвенчә, "Безнең якташлар - безнең тамырлар" проекты кысаларында активистлар һәм балигъ булмаганнар эшләре комиссиясендә исәптә торучылар ветераннар белән очраша. Проектның мәгънәсе "Мәрхәмәтле маршрут" - һәр урында игелек эшләү. Мәсәлән,...

Алабугада берьюлы берничә хәйрия проекты башланып китте.

Аларны яшьләр һәм инвалид балаларның җәмәгать оешмасы "Игелеклелек планетасы" оештыра. Оешма рәисе Таңсылу Хөснуллина сөйләвенчә, "Безнең якташлар - безнең тамырлар" проекты кысаларында активистлар һәм балигъ булмаганнар эшләре комиссиясендә исәптә торучылар ветераннар белән очраша.

Проектның мәгънәсе "Мәрхәмәтле маршрут" - һәр урында игелек эшләү. Мәсәлән, җәмәгать транспортында йөргәндә, оешма активистлары һәм мөгаллимнәр алабугалыларга яхшы теләкләр язылган открыткалар өләштеләр.

- Иске Күклектә яшәүчеләргә без әкият бүләк иттек. Өлкәннәр дә, балалар да канәгать калды, - ди Таңсылу Хөснуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев