Муса Җәлил турында 15 факт: көчле рухлы шәхес
15 февральдә татар халкының бөек улы Муса Җәлилгә 119 яшь тула. Шул уңайдан сезгә бөек шагыйрь тормышыннан 15 факт белән танышырга тәкъдим итәбез.
1. Муса Җәлилнең бөтен тормышы әдәбият белән тыгыз бәйләнгән була. Беренче шигырьләрен ул ун яшендә яза башлый, ләкин, кызганыч, алар безнең көннәргә кадәр сакланмаган.
2. 1927-1931 елларда Мәскәү Дәүләт университетының этнология факультетында белем ала, ә аны үзгәртеп оештырганнан соң — әдәби факультетта. Җәлилнең курсташлары, шагыйрьнең укый башлаганда русча бик үк яхшы сөйләшмәвен, әмма зур тырышлык белән укуын билгеләп үтәләр.
3. 1941 елның 22 июнендә Муса гаиләсе белән дустының дачасына җыена. Вокзалда аңа сугыш башлануы турындагы хәбәр килеп ирешә.
4. Җәлилне демобилизацияләргә яки тылда калдырырга теләгәннәр, ләкин ул үзе: «Минем урыным — сугышчылар арасында. Мин фронтта булырга һәм фашистларга каршы көрәшергә тиеш» дип, бу тәкъдимнән батырларча баш тарта.
5. 1942 елның башында Муса Җәлил «Отвага» фронт газетасында хезмәткәр булып Ленинград фронтына китә. Ул күп вакытын алгы сызыкта үткәрә, басмалар өчен кирәкле материал җыя, шулай ук командование йөкләмәләрен үти.
6. 1942 елның язында өлкән политрук Муса Җәлил Гитлер камалышына эләккән армия сугышчылары һәм командирлары арасында була. 26 июнь көнне ул яралана һәм әсирлеккә эләгә. Туган ягында озак еллар аны «хәбәрсез югалган» дип билгелиләр.
7. Совет хәрби әсирләренә хат язу өчен кәгазь бирелмәсә дә, Җәлилгә аның белән бергә тоткынлыкта булган башка илләрдән кешеләр ярдәм итә. Шулай ук ул төрмәдә рөхсәт ителгән газеталарның чиста кырларын ертып алып, алардан кечкенә блокнотлар тегә. Үз әсәрләрен ул шуларга язып бара.
8. Муса Җәлил әсәрләрен СССРда бастыруны тыйганнар, шагыйрьнең хатынын сорау алуга чакырганнар. Компетентлы органнар ул Көнбатыш союздашлары тарафыннан оккупацияләнгән Германия территориясендә булырга һәм советларга каршы эшчәнлек алып барырга мөмкин дип фаразлаган.
9. 93 шигырьдән торган ике блокнот шагыйрь Константин Симонов кулына эләгә. Ул шигырьләрне татарчадан русчага тәрҗемә итүне оештыра, аларны «Моабит дәфтәрләре» җыентыгына берләштерә.
10. СССР Югары Советы Президиумының 1956 елның 2 февралендәге Указы белән алман-фашист илбасарларына каршы көрәштә күрсәткән ныклыгы һәм батырлыгы өчен Җәлилов Муса Мостафа улы (Муса Җәлилгә) Советлар Союзы Герое исеме бирелә (үлгәннән соң).
11. Муса Җәлилнең шигырьләре 60 телгә тәрҗемә ителгән, алар бөек батырлык һәм ныклык үрнәге булып санала.
12. «Моабит дәфтәренең» 94 шигыреннән 67сен Җәлил үлем җәзасы бирелгәннән соң иҗат иткән.
13. Советлар Союзы Герое, легендар татар шагыйре Муса Җәлилгә һәйкәлләр Мостафа авылында, Мәскәүдә, Оренбургта һәм башка шәһәрләрдә куелган. Иң мәшһүр монументларның берсе Казан шәһәренең үзәгендә, Беренче Май мәйданында урнашкан.
14. Җәлил бары тик 1956 елда гына реабилитацияләнә. Бу Мусаның әсирлектә СССР мәнфәгатьләрендә яшерен эшчәнлек белән шөгыльләнгән, ә нацистлар белән хезмәттәшлек итмәгән фактны раслаучы документлар табылгач була.
15. Муса Җәлил шигырьләр генә иҗат итеп калмый. Аның каләме астыннан шулай ук музыкаль драмалар да чыга, алар театр сәхнәләрендә куела.
ФОТО: «Татар-Информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев