Наташа республика конкурсында җиңде
"Новая Кама"-"Алабуга нуры" газеталары хәбәрчесе Наталья Берестова (Наилә Баязитова) экстремизмга каршы көрәш проблемасын яктырткан иң яхшы журналист эше Республика конкурсында җиңүче булды.
Ул "Интернет-ММЧнда Татарстан Республикасында терроризм һәм экстремизмга каршы көрәш һәм аны профилактикалау темасын яктырткан иң яхшы язма" номинациясендә өченче урын яулады.
Бүләкләү тантанасы 4 декабрьдә Казанда "Татмедиа" ААҖдә булды. Натальяга җиңүче дипломы һәм ун мең сум күләмендә акчалата бүләк бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев