Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Невролог белән әңгәмә

Стресс һәм психосоматика вакытында нишләргә кирәклеген невролог аңлатты.

Узган санда без Казан табибы белән сәламәтлек турында сөйләштек. Ул айга бер тапкыр безнең шәһәрдә дә пациентлар кабул итә.

Без тормыш рәвеше, гадәтләр һәм стрессларның неврологик авыруларга сәбәп була алуы турында сөйләштек. Бүген — сөйләшүнең дәвамы.

Минем әңгәмәдәшем — медицина фәннәре кандидаты, невролог Александр Казанцев.

Күп хәрәкәт итү һәм кешеләргә файда китерү турында

— Александр Юрьевич, мөмкин булса, үз тәҗрибәгез белән уртаклашыгыз әле. Сәламәт һәм эшкә сәләтле булып калу өчен сез үз көнегезне ничек төзисез?

— Минем коллегаларымның күбесе кебек үк, мин бик күп эшлим. Тормыш берничә урында эшләргә мәҗбүр итә. Еш кына миндә төнге дежурлык та була. Һәм, һичшиксез, бу шартларда шактый актив булырга туры килә. Барысын да ничек берләштерергә — эшне дә, шәхси тормышны да, ялны да — минем өчен гаять актуаль мәсьәлә. Һәр көнемне планлаштырырга, бер адым алга уйларга тырышам. Кайдадыр җайлашырга туры килә, кайдадыр — үзгәртеп корырга.

Әлбәттә, мондый зур йөкләнешләрдә сыйфатлы ял бик мөһим. Югарыда әйткәнемчә, эшнең артык булуы һәм ял кытлыгы төрле симптомнарга китерә. Һәм сәламәтлек торышында нинди дә булса тайпылышлар барлыкка килмәсен өчен, күп хәрәкәтләнергә кирәк.

Мин җәяү йөрергә тырышам. Беркайчан да лифт кулланмыйм. Ярты елга бер тапкыр кайдадыр ял итәргә, эштән һәм мәшәкатьләрдән арынырга, көч җыярга тырышам. Гаиләгә ярдәм итү бик мөһим. Һәм минем шөгылем кешеләргә файда китерә, ә бу үз чиратында миңа — әхлакый канәгатьлек.

Барлык авырулар — нервадан

— Әгәр стресслар турындагы мәсьәләгә кире кайтсак, аларны неврологик авыруларның төп сәбәбе дип атарга мөмкинме?

— Әйе. Аңлатып китәм. Бездә вегетатив нерв системасы бар, ул эчке органнар эшчәнлеген һәм кан тамырлары тонусын көйләү өчен җавап бирә. Йөрәк, ашказаны, үпкәләрнең эшләве өчен, мәсәлән. Ни өчен табигать шулай каралган, белмим, әмма баш миендә вегетатив нерв системасының төп үзәкләре, асылда, безнең хис-кичерешләр үзәге дә булып тора.

Шуңа күрә «барлык авырулар — нервадан» әйтеме чынлыкта билгеле бер патофизиологик юнәлештән мәхрүм түгел. Ягъни, моңа физиологик дәлил бар. Нерв киеренкелеге булганда, стресс кичергәндә, авыр тормыш чоры башланганда, без еш кына ниндидер тән симптомнарын кичерәбез — корсак авыртуы, йөрәк тибеше ешаю, эч эч китү һәм башкалар. Болар барысы да классик психосоматик симптомнар булырга мөмкин.

Шуңа күрә хис-кичерешләр безнең эчке органнарның сәламәтлеге өчен дә бик мөһим.

— Әле генә көчле стресс кичергән кешегә сез нинди гамәли киңәш бирә алыр идегез? Һәм ниндидер, кыска булса да, бик зур киеренкелек чоры булган кешегә? Үзеңә ничек ярдәм итәргә?

— Беренче пункт — ул стрессның чыннан да барлыгын аңлау. Булган хәлне кабул итәргә тырышырга кирәк. Симпомнарны кабул итәргә. Бу организмның стресска нормаль реакциясе. Әлеге симптомнар ниндидер куркыныч авыру аркасында килеп чыккан дип санап, «үзеңә чокыр казырга» кирәкми. Төп бурыч — аларның барысы да тиз дәваларга, хроник авыруга кадәр җиткермәскә.

Икенче адым — күп хәрәкәтләнергә. Безнең стресс мускуллар аша «китә». Хәтта ярты сәгать яки сәгать дәвамында саф һавада йөрү дә бик яхшы терапевтик эффектка ия булачак.

Мин тәкъдим иткән өченче киңәш — үзеңә ял итү өчен ниндидер вакыт бирү, өстәмә рәвештә үз организмыңны көчләмәү. Кыска гына булса да ял алу яхшы булыр. Мөмкинлек булса, матур җирләргә китәргә, күңелле кеше белән очрашырга, игътибарны читкә юнәлтергә тырышырга кирәк.

Әгәр дә болар ярдәм итмәсә яки сез нәтиҗәнең мөмкин кадәр тизрәк булуын телисез икән, кискен чорда гади тынычландыра торган препаратлар эчәргә кирәк. Әлбәттә, аптекада бу даруларның кайберләренә рецепт сораячаклар. Ләкин бу шулай ук вәзгыятьтән чыгу һәм стресс аркасында барлыкка килгән симптомнар озакка сузылмасын өчен кискен чорны кичерү ысулы.

«Энергетиклар». Организмны алдап булмый

— Сез хәзер яшьләр арасында популяр булган «энергетиклар» дип аталган эчемлекләргә ничек карыйсыз?

— Тискәре, әлбәттә. Алар кыска вакытка энергия бирәләр, ләкин организмны алай алдап булмый.

Йокыны, мәсәлән, гомумән берни белән дә алмаштырып булмый. Әгәр бер-ике көн йокламасаң, соңыннан организм боларның барысын да исенә төшерәчәк һәм кешегә икеләтә, яисә өчләтә кайтарачак.

Шуңа күрә "энергетик"ны, минем фикеремчә, күпмедер дәрәҗәдә тәмәке тартуга һәм алкогольгә тиңләргә мөмкин. Аларны еш куллану зарарлы гадәт тә, авыру да булырга мөмкин. Киләчәктә бу организмның эчке халәтенә тискәре йогынты ясаячак.

Сәламәтлек мөһимрәк

— Әгәр организм нәрсәдер эшләргә теләмәсә яки кая да булса барырга каршы килсә, аңа колак салырга кирәкме? Мондый очракларда үзең белән ничек уртак тел табарга?

— Бу бик катлаулы сорау. Һәм ул хәтта, мөгаен, табибка түгел, ә психологка яки психотерапевтка бирелергә тиеш. Мин бу мәсьәлә буенча үземнең субъектив фикеремне генә әйтә алам.

Иртә белән елмаеп торып, эшкә шатланып бару идеаль булыр иде, әлбәттә. Әмма мондый күренеш, миңа калса, бик аз кешеләргә генә хас, әле анысы да кыска вакытка. Хәтта син ялда булып, берничә атна дәвамында тормыш бертөрле бара икән, бу туйдыра башлый.

Безнең организм шулай төзелгән, ул һәрвакыт ниндидер яңалыкка омтыла. Шуңа күрә үзеңне нидер эшләргә мәҗбүр итәргә, барыбер каядыр барырга туры киләчәк. Әмма шул ук вакытта үзеңне тыңлау, һичшиксез, бик мөһим.

Барлыкка килгән симптомнар ни дәрәҗәдә чагыла? Әгәр басым шактый күтәрелеп, 150-180 күрсәткеченә җитсә, эч пошу, күңел болгану килеп чыга икән, ул вакытта сәламәтлек турында уйларга һәм нидер эшләргә кирәк. Әгәр дә без эштән бизсәк, гәрчә анда зур хезмәт хакы түләсәләр дә, ахыр чиктә, бу акчалар сәламәтлекне торгызуга китәчәк. Бу тезгеннән котылуыгыз яхшырак булыр, дип уйлыйм.

Шул ук вакытта, әгәр дә бу зур булмаган һәм озакка сузылмаган тормыш мәшәкатьләрен җиңүләр булса, аларны, минемчә, җиңеп чыгарга мөмкин һәм кирәк. Мондый ситуацияләрдә кешенең күбрәк хәрәкәт итәргә, үз сәламәтлеген күзәтергә һәм зарарлы гадәтләрдән баш тартырга омтылуы зур плюс булачак.

Әгәр кеше соңыннан үз организмына сыйфатлы ял һәм тернәкләнү мөмкинлеге бирсә, болар барысы да психосоматикага китмәячәк. Шуңа күрә беренче пункт — бу йогынтының озынлыгы, икенче пункт — йогынтының дәрәҗәсе. Әгәр ул кыска һәм интенсивлыгы аз булса, яхшы. Бу кирәкмәгән психосоматик симптомнардан качарга мөмкинлек бирәчәк.

— Александр Юрьевич, әңгәмә өчен Сезгә зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев