Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Ни өчен осталар ел саен Алабугага киләләр?

Бөтенроссия Спас ярминкәсенә килгән осталар быел ни белән гаҗәпләндерде?

Спас ярминкәсе товарлар күптөрлелеге белән гаҗәпләндерә: монда чәчәкләр һәм үсентеләр, шәрык тәм-томнары, Дон казылыклары, үткен пычаклар, оекбаштан алып рюкзакка кадәр текстиль бар.

Хәер, ярминкәнең төп могҗизасы — кулдан эшләнгән әйберләр, аларга осталар үзләренең күңелләрен салганнар. Үрелгән кәрзиннәр, чигелгән сөлгеләр, бәйләнгән уенчыклар, бизәкле киез итекләр, агач савыт-саба, балчыктан ясалган бизәкле сыбызгылар — алар барысы да уникаль, җылылык һәм матурлык белән тулган.

Без сәүдә рәтләре буйлап йөреп, Алабугага осталарның нәрсә белән килүләрен белештек.

Наталья Терехова, Владимир шәһәре:

— Без монда бишенче тапкыр киләбез. Гадәттәгечә, кухня текстиле, сумкалар һәм кулдан эшләнгән букчалар алып килдек. Ирем белән бергә эшлибез: ул кисә, мин тегәм. Ике атна элек Белоруссиядә Славян базарында да булдык. Спас ярминкәсе дә безгә бик ошый, күңелебезгә якын. Алабугада үзенчәлекле атмосфера, сатып алучылар бик яхшы.

Антон Наумов, Тольятти шәһәре:

— Безнең гаиләнең балта остаханәсе бар. Анда нибары ике генә кеше эшли. Агачка эпоксид сумала, кипкән чәчәкләр өстибез. Бездән кухня кирәк-яраклары, панно, гигрометрлар, ачкыч савытлары, телефон куя торган әйберләр сатып алырга мөмкин. Без матур һәм функциональ әйберләр эшләргә тырышабыз. Һәр эшләнмә уникаль.

Галина Сазонова, Уфа шәһәре:

— Мин Уфадан килдем. Заказ буенча агач тышлыклы китаплар ясыйм: гаилә альбомнары, шәҗәрәләр, рецепт китаплары. Мин отставкадагы прокуратура полковнигы, профессиональ психолог, родолог һәм, әлбәттә, һөнәрче. Архивлар белән эшлим, ыру агачын төзим. Кызыклы проект эшләдем — буыннан буынга күчеп килүче гаилә рецептлары белән кулинария китаплары төзедем. Алабуга миңа бик ошады. Мин Цветаева белән Шишкинны бик яратам. Ярминкәдән соң музейлар буйлап йөрер өчен бер-ике көнгә калырмын дип уйлап торам.

Илдар Шәйхетдинов, Алабуга шәһәре:

— Без эшләнмәләребезне дә сатабыз, бизәкле татар милли аяк киеме ясау буенча мастер-класс та күрсәтәбез. Без читекләрне меңъеллык техника белән — Казан җөе белән эш итәбез. Бер сантиметрга биш атламны, бер-бер артлы ике кат тирене тишеп, сул яктан тегәбез. Бер эшләнмәне ясау өчен ай ярымга якын вакыт кирәк.

Жанна Карачева, Белоруссия:

— Ассортимент безнең зур. Кулдан эшләнгән, кулдан чигелгән һәм машинада тегелгән эшләнмәләр бар. Пледлар, җәймәләр, сөлгеләр, җитеннән эшләнгән табигый, буялмаган халатлар алып килдек. Менә мамыктан ясалган белорус урын-җир әйберләре: юганда утырмый, төсе бетми, озак еллар хезмәт итәчәк. Спас ярминкәсенә алтынчы тапкыр киләбез. Иртәнге 7дән эшлибез. Сәүдә бик яхшы бара, сатып алучылар бетеп тормый. Халык безне белә, күпләр кабат килә.

Ярминкәдә Россия һәм Белоруссиянең 800 дән артык декоратив-гамәли сәнгать осталары үз эшләрен тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев