Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Новая Кама» һәм «Алабуга нуры» газеталары редакциясе хезмәткәрләре Медиа Сабантуйда катнашты

«Новая Кама» һәм «Алабуга нуры» газеталары редакциясе хезмәткәрләре «Татмедиа» АҖнең 15 еллыгына багышланган Медиа Сабантуйда катнаштылар.

Чара Байлар Сабасында узды һәм республиканың берничә йөз журналистын җыйды.

— Кадерле коллегалар, сезне бу бәйрәмдә күрүемә шатмын. Безнең аны мондый форматта уздырганыбыз булмады, һәр редакция үзен күрсәтте. Бүген монда җыелуыбыз бик күңелле. Оештыруда катнашкан һәркемгә зур рәхмәт, — дип сәламләде җыелучыларны «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков билгеләп үткәнчә, бәйрәм — компания җитәкчелеге идеясе.

— Бүген Татарстан Республикасы тормышын «Татмедиа» дан башка күз алдына да китереп булмый. Татарстанда яшәүче һәм «Татмедиа» да эшләүче 1600 кешегә рәхмәт әйтәсем килә. Сездән башка бүгенге республика тормышын күз алдына да китереп булмый. Һәр журналистка, һәр филиал җитәкчесенә зур рәхмәт, — диде ул.

Бәйрәмдә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча ТР Президенты каршындагы комиссия рәисе Марат Әхмәтов та булды, ул журналистларны республика җитәкчелеге исеменнән котлады.

Сабантуй иң яхшы милли традицияләрдә узды. Чара бүләкләр җыю белән башланып китте. Аннары барлык катнашучылар да традицион ярышларда катнашты: чүлмәк ватты, аркан тартты, капчык белән көрәштеләр. Безнең редакция хезмәткәрләре дә читтә калмады һәм бүләкләргә яулады.

Сүз уңаеннан, бүген «Татмедиа» составына 65 филиал керә. Бу-республика, шәһәр һәм район басма ММЧ редакцияләре, телерадиокомпанияләр, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы, шулай ук Идел буенда иң зур «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы. Филиалларда 1,6 меңнән артык кеше эшли.

Акционерлык җәмгыятенең медиаресурсына 98 район, шәһәр һәм республика газетасы, 17 журнал, 19 телеканал, 14 радиоканал, 79 сайт һәм социаль челтәрләрдә 350дән артык профиль керә. «Татмедиа» АҖ газеталары татар, рус, чуаш һәм удмурт телләрендә басыла. «Татмедиа» АҖ Интернет-массакүләм мәгълүмат чаралары «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы, шулай ук шәһәр, район, республика массакүләм мәгълүмат чараларының 78 сайтында тәкъдим ителгән. "Татмедиа"ның Телеграмм-каналын 26 меңнән артык кеше укый. Акционерлык җәмгыяте филиалларының социаль челтәрләрендә язылучыларның гомуми саны 3,7 млн.нан артык кеше тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев